Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 июнь 2022, 14:30

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек бара

Әлеге күркәм йолабызны югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максаты белән Бакалы авылында ел саен сөлге җыю оештырыла. Менә бу елны да 5 нче июнь көнендә Бакалы авылы китапханәчесе Флүн Биктиев, авылның оста гармунчысы Айрат Нурисламов, гармун тартып һәм матур җырлар башкарып, бүләкләр җыйдылар. Авылыбыз халкы аларны ачык йөз, күтәренке күңел һәм, әлбәттә, Сабантуй өчен әзерләп куелган күчтәнәчләр белән каршы алдылар, яулык, сөлге, йомырка җыю йоласына кушылдылар.

Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек бара
Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек бара

Сабантуена яулык җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп кайбер хуҗалар яулык, йомырка, тастымал кебек бүләкләрен алып чыгарга ашыктылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: