Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 июнь 2022, 11:25

Кодаш кәбестәчеләре

Күпчелек кешенең бакчасында стандарт җыелма: кишер, кыяр, помидор, чөгендер һәм суган. Ә менә җиңел үзләштерелә торган, файдалы һәм витаминлы кәбестәне бар кеше дә үстерми. Бу яшелчәне үстерүнең отышлы һәм уңайсыз якларын Кодаш авылында яшәүче Зинфира һәм Радик Хуҗиннар белә. Инде 26 елдан артык Кодашта тормыш итеп, хуҗалыгында тырышып яшелчәләр үстерүче Хуҗиннар эшен зурдан башламаган. Барысын да яхшылап уйлап керешкән.

Кодаш кәбестәчеләре
Кодаш кәбестәчеләре

– Авыр чорларда, 90нчы елларда башланды инде ул. Башта өй янындагы бакчада үстердек. Аннан соң инде ташландык бакчаларны алып, эшкәртеп, төрле-төрле сортлар белән эшли башладык. Шуннан соң бик уңышлы җир алдык. Суы да якын. Шулай итеп, яшелчәләр белән ныгытып шөгыльләнә башладык, – диләр алар.
Хәзер инде бу гаилә кәбестә, кишер, чөгендер үстерә. Шулай ук өченче ел рәттән бакча чәчәкләре үсентеләре үстерәләр алар. Кәбестәләре дә төрле-төрле сортлы. Өйләре янындагы яшелчә бакчасында кәбестәдән кала барысы да бар.
– Әзрәк бәрәңге, әзрәк суган, помидор һәм кыяр үстерәбез. Җылы теплица да бар. Үсентеләргә нәкъ менә җылы теплица кирәк. Теплицаны җылытып, кәбестә-чәчкәләрне кассеталарга чәчәбез, аннары инде салкынрак теплицаларга күчереп утыртабыз. Көн җылына барган саен, салкынга күчә барабыз.
Зинфира апа сүзләренчә, иң талымлы яшелчә – кәбестә. Бәлки шуңа да халык аны утыртмыйдыр. Бу хакта Зинфира апаның үз фикере.
– Кәбестә үстерергә теләгән кешегә курыкмаска һәм кәбестәне кассетага чәчәргә кирәк. Мин шундый киңәш бирәм. Элек кәбестәне җиргә генә чәчәләр иде. Аны яңадан күчереп утыртып, тамырын йолкып, ашламага манып, шулай итеп үстерәләр иде. Ә хәзер 144 штуклы кассеталар бар. Тамырлары шунда килеш кала, аласың да утыртасың. Безнең ике рәт утырта торган чәчкеч бар. Без менә шулай ике рәт утыртып барабыз.
Аларның бер бакчасында гына да 30 мең кәбестә бар булып чыкты! Моның өчен күпме көч түгәргә кирәк! Кәбестәне бит корт баса. Зинфира апа әйткәнчә, кәбестә бете дә, көя дә – барысы да бар анда.
– Узган ел үстерергә кыенрак булды. Эсселек комачаулады.
Хуҗиннар 4-5 төрле голланд сортлы кәбестә үстерә, төсле һәм брокколи кәбестәләре бар.
– Кәбестәнең яхшы итеп үсүен теләсәң, аны гел карап торырга кирәк. Шул гына. Без туклыклы сыекчалар дә сибәбез. Ашламаларны яфрактан да, тамырдан да бирәбез. Шунсыз булмый, – ди Зинфира апа.
Нигездә кәбестәгә су кирәк. Кәбестә өчен идеаль температура – 18-22 градус чамасы.
– Иртә сортларны кассеталарга февральдә чәчә башлыйбыз. Соңыннан, бик үсә башласа, тоткарлану булсын өчен салкынга чыгарабыз. Җир өлгерүдән дә тора бит әле ул. Өлгергән җирне сукалап була. Май ахырында җир өлгерү белән кәбестәләрне басуларга чыгарып утыртабыз. Көзен көннәр суыта башлау белән җыеп алабыз. Тир түгеп алынган уңышны район базарларында, ярминкәләрдә сатабыз. Тозлы кәбестә, чөгендер һәм кишер салатлары эшләп тә сату итәбез.
Алай гына да түгел, Хуҗиннар яшелчәдән тыш районда һәр йортны ямьләрлек итеп петунияләр, кашкарыйлар, бархатцы чәчәкләре үстерү белән дә мәшгульләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: