Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 Май 2022, 15:05

Игеннәр мул булсын

Райондагы язгы кыр эшләре барышы белән танышу өчен авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Нуриәхмәтов эш сәфәре белән Борайда булды. Ул авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов озатуында “Колос” хуҗалыгының Әҗәк һәм Борай бүлекчәләрендәге чәчү эшләре белән кызыксынды. “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе Камил Галиев хуҗалыгында барган язгы чәчү эше белән якыннан таныштырды һәм киләчәктәге эш планнары белән уртаклашты.

Игеннәр мул булсын
Игеннәр мул булсын

–Техника паркын яңартмыйча хәзерге чорда  игенчелектә сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләүгә өметләнеп булмый. Шөкер, аларын да яңартып, өстәп барабыз, – ди Камил Галиев.

Рәмил Нуриәхмәтов басудагы хезмәтчәннәр белән аралашып, тиз арада чәчү эшен тәмамларга чакырды.

Әйе, язның бер көне елны туйдыра, дигән гыйбәрәне истә тотып эшли игенчеләребез.  Кыр эшләрен башкарырга уңайлы көннәр булып, мул иген үстереп җыеп алырга язсын быел.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: