Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 март 2022, 12:20

Махсус техниканы йөртүче

“Победа” хуҗалыгында язгы чәчүгә әзерлек эшләре оешкан төстә бара. Гаражларда, тимерлекләрдә чүкеч тавышы тынып тормый.

Махсус техниканы йөртүче
Махсус техниканы йөртүче

– Хуҗалыкта күпчелек техниканың яңа булуы да шатландыра. Чөнки техника күп чыгым таләп итми. Заманча техниканы йөртүче механизаторлар да планлы ремонт эшләрен башкардылар, – ди хуҗалык механигы Руслан Габдрахманов.
Мәсәлән, биредә алты елдан артык механизатор булып эшләүче Фәвис Закиров махсус техниканы һич кенә дә авырсынып тормыйча йөртә.
Механикалаштырылган телескопик төягечне йөртүче абзый терлекчелектә һәм үсемлекчелектә зур роль уйный. Хуҗалык буенча аның өлешенә бик күп вазыйфа йөкләтелгән. Мал абзарларын җыештыру һәм чистарту, йөк төяү-бушату, кар чистарту, салам тарату, тирес, ашлык, силос төяү кебек эшләр башкара ул. Дистәләгән кул көчен таләп итүче эшләрне ул берүзе ел әйләнәсенә шушы бәләкәч тракторында башкара.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: