Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 март 2022, 09:35

Яз ярминкәсе үтте

“Язның беренче ярминкәсен башлап җибәрдек. Район халкына ит, сөт, май, яшелчәләр, бодай, арпа алып килдек. Халык бик сагынып каршы алды. Иртәдән ук чират торып, үзләренә кирәкле әйберләр алдылар",– диде район авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов. Район мәдәният йорты үзешчәннәре ярминкәгә килүчеләрне    җыр-моңнары белән каршы алды. Бу көнне район үзәгенең сәүдә һәм ял итү мәйданында алма төшәрлек тә урын юк иде, дисәк хата булмас. Күпләп азык-төлек продуктлары, мал азыгы, сәнәгать товарлары белән сату итү– ярминкә кызу барды. “Урожай”, “Колос” хуҗалыклары һәм “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалары да йөк машиналары арбаларын тутырып бодаен, малга фуражын, печәнен алып килгән. Ленин исемендәге, “Раянов”, “Габдуллин” һәм “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыклары сәүдә рәтләрен яшь үрчемнәр һәм курдюк токымлы сарыклар белән тулыландырдылар. Кош-кортлардан тавыклар да сатуга чыгарыла башлау яз килгәнен дәлилләде. Кыш акрынлап үз позицияләреннән чигенә башлады, яз аның үкчәсенә басып килә. Язгы хезмәт кәефе, тормыш-көнкүреш шартларының яхшыра баруы сәхнә түреннән туктаусыз агылган җыр-моңнарда да чагылды. Бу көнне безнең район “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” Бөтенрусия акциясенә кушылды. Шул уңайдан ярминкәдә катнашучылар “Русия, алга!” музыкаль флешмобы күрсәтте.

Яз ярминкәсе үтте
Яз ярминкәсе үтте

Ярминкә  белән котлау чыгышында район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов, кыш айларының нинди авырлыклар тудыруына карамастан, һәр җаваплы оешма, предприятие хезмәтчәннәренең үз иңнәренә төшкән бурычны намуслы башкаруын билгеләде. Бертөрле өзеклеккә юл куймаган хезмәт коллективларына рәхмәт әйтте, эшләрендә уңышлар теләде. Авыл кешеләре, игенчеләр, механизаторлар алдында зур сынау торуын билгеләде, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Аннары ул төрле өлкәдә зур үрләр яулап, уңышларга ирешүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарын тапшырды.

Бу көнне сәхнә түрендә урын алган район мәдәният йорты хезмәткәрләре, җыр осталарының чагу чыгышлары бер минутка да тынып тормады. Мәйдан уртасында төрле спорт уеннарында олысы да, кечесе дә көч сынашты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: