Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 март 2022, 09:40

Җирдә тир түгеп эшли ул

Торган җирдән туган җир артык, ди халык мәкале. Чыннан да, читтә ничек кенә рәхәт булмасын, һәр кеше үз Ватанын, кендек каны тамган туган ягын сагынып, аңа тартылып яши. Язмабызның герое Данил Батталов туган җирендә лаеклы итеп яшәргә, район һәм республика файдасына хезмәт итәргә тырыша.

Җирдә тир түгеп эшли ул
Җирдә тир түгеп эшли ул

Шабай мәктәбен тәмамлагач, Уфада электромонтер һөнәрен үзләштерә ул. Аннары ДОСААФта  водитель таныклыгы ала һәм инде ил алдындагы бурычын үтәү өчен армия сафына алына. Хәрби бурычын Казахстанда үтәп, туган авылына кайта. Хезмәт юлын Борай “Сельхозтехника” оешмасында водитель буларак башлап җибәрә. Себер якларында да озак еллар һөнәре буенча эшли. 2002 елда Борайга кайтып төпләнә. Аның туган ягына кайтуы күп кенә авылларда колхозлар берләшкән чорга туры килә.

– Мәктәптә укыганда ук җир эшкәртеп, иген үстерү хыялы белән янып яшәдем. Кайттым да җиң сызганып, эшкә тотындым. Без – чыныгып үскән буын, шуңа күрә бер эштән дә курыкмыйбыз. Мәгъдән исемендәге колхозының банкротлыкка чыгуын, бөтен милке таралуын, халыкның эшсез калуын белгәч, җаным түзмәде, басуларыбызда чүп үләннәре үсеп утырмасын, Шабаемда тормыш сүнмәсен дип, авылымда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга карар иттем, – дип сөйләде ул үзенең тормышы хакында.

Шулай итеп, моннан егерме ел элек Шабай авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оеша. Аның эшен көйләп, җайга салып җибәргәнче шактый тир түгәргә туры килә Батталовларга. Тик алар, тырыш һәм максатчан кешеләр буларак, сайлаган юлларыннан тайпылмый. Иген үстерү белән беррәттән, фермерлар терлекчелек тармагын тергезүгә дә җиң сызганып тотына. Элекке колхозның искереп, ташландык хәлгә килгән терлекчелек биналарын нигезеннән түбәсенә кадәр яңартып, симертеп сую өчен үгезләр асрыйлар. Бүген дә әби-бабалары, әти-әниләреннән калган мирасның кадерен белүче, чын хуҗа алар.

Данил Вәгыйз улын лаеклы рәвештә туган авылының ныклы терәге дип атарга мөмкин. Авылдашлары өчен эш урыннары булдыручы да, нинди генә хәлдә калмасыннар, ярдәм кулы сузучы да ул. Булдыклы фермер бүгенге көндә 1030 гектар мәйдан җир эшкәртеп, төрле культуралар үстерә.  Үсемлекчелек  продуктлары җитештерү күләмен арттыруга йөз тоткан җитәкче авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүнең алдынгы технологияләрен эшкә җигә, хуҗалыгында тир түгүчеләрнең эшен оештыруга һәм аларны матди яктан кызыксындыру чараларын тормышка ашыруга күп көч сала. Эш дәверендә яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына да ия булган ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: