Киңәшмә барышында ветеринария идарәсенең территориаль бүлекләре башлыклары башкарылган эшләр турында хисап тоттылар. Киңәшмәдә Борай районыннан авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов, район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Ришат Муллагалиев катнашты. 2022 елның февралендә узган вак йорт хайваннарын стерильләштерү һәм идентификацияләү айлыгы барышында Борай район ветеринария станциясе ветеринария табиблары тарафыннан билгеле бер эш башкарылды: вак йорт хайваны – ун эт һәм ике песине стерильләштерү буенча ташламалы операция үткәрелгән. “БуРай” учреждениесе ярдәмендә 73 хуҗасыз эт тотылган, шулардан ике ана эт стерильләштерелгән, 52 ата эт печелгән, эвтаназия юк. Операциядән һәм карантинлы чаралардан соң 39 эт иреккә чыгарылган. Район буенча 83 вак йорт хайваны идентификацияләнгән, алар арасыннан ун ана эт ташлама буенча стерилизацияләнгән. Йорт хайваннарының урамда бәйсез йөрүләре буенча административ комиссия рейд үткәрде. Шуның нигезендә тугыз хокук бозу очрагы ачыкланып, беркетмә тутырылды.