

–Быел “АгроКомплекс” күргәзмәсендә Русиянең 31 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 280нән артык компания катнашачак, – дип билгеләп үтте төбәк аграр ведомство башлыгы. – Моннан тыш, беренче тапкыр Кытайдан авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче эре компания чыгачак. Форумның эшлекле программасы бик бай булыр дип көтелә.
–Бүген без чимал һәм азык-төлек продукциясен, барыннан да элек, республика ихтыяҗлары өчен арттырырга тиеш. Киләсе язгы чәчүне беркем дә гамәлдән чыгара алмый, һәм ни генә булмасын, апрель аенда аграрийлар республика кырларына чыгачак, шул ук вакытта бу сезонга әзерлек узган елның ноябрендә үк башланды. Республика аграрийлары язгы кыр эшләренә 100 процентка әзер. Аграрийлар минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары белән тәэмин ителәчәк, тәэмин итүчеләр белән тиешле килешүләр төзелгән, запас булдырылган,–диде вице-премьер тармакта актуаль темаларга кагылып.
Журналистларның республика халкын азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турындагы сорауларына җавап биреп, Илшат Фәйзрахманов ил Хөкүмәте Русиядән 31нче августка кадәр шикәр һәм бодайны чыгаруга тыю кертте, дип ассызыклады. Илдә шикәр җитәрлек, бодай кебек үк, бу чара эчке базарда тотрыклылык булсын һәм бәя күтәрелмәсен өчен кирәк. “Башкорт күргәзмә компаниясе” нең генераль директоры Альбина Килдегулова журналистларга булачак экспонентларның күбесе “АгроКомплекс” күргәзмәсендә даими катнашучылар, әмма 35проценты үз продукциясен күрсәтү өчен Уфа мәйданчыгын беренче тапкыр сайлаганнары турында сөйләде. Ягъни, күргәзмә, шул исәптән көнбатыш санкцияләре аркасында килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, өчтән бер өлешкә яңартыла.
Биредә шулай ук районнарның 2021 елда Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән мәгълүмати хезмәттәшлегенә йомгак ясадылар. Узган елда ведомство сайтында авыл хуҗалыгы тематикасына 9 меңгә якын муниципаль хәбәр бастырылган. Аграр министрлык белән мәгълүмати хезмәттәшлек буенча рейтингның лидерлары – Борай, Кырмыскалы һәм Дуван районнары.
Шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы идарәлегенең авыл территорияләрен үстерү секторы мөдире Эльза Шәймиева бүләккә һәм Мактау грамотасына ия булды.