

«Хуҗалыкта әлегә өч берәмлек техника, 120 тырма төзекләндерелде, тагын 120сенә ремонт эшлисе бар. Аларны ныклап төзекләндерүгә керешкәнгә бер ай. Кар эреп, көннәр җылыта башлауга чәчү агрегатларын да тагын бер кат күз уңыннан уздырасы бар. Эшне кыш буе туктатмыйбыз. Ферма техникасы да шактый, аларны да, ватылып-нитеп китсә, ремонтчылар янына алып килергә кирәк. Моннан тыш 54 берәмлек машина, трактор, комбайнның да һәрберсенең, кайсының бер, кайсының өчәү, тагылма агрегатлары бар. Аларның да төзеклеген күздән кичерергә кирәк. Техника ремонты март аенда төгәлләнә, аннары комбайннарга тотынабыз, техосмотрга әзерләнәбез»,– диде инженер Илмир Нуриев.