

Котыру–ул аеруча куркыныч вируслы йогышлы авыру. Котыру авыруын булдырмаска гына мөмкин, ә авыруны дәвалау чаралары юк. Әмма ел саен вакцинация ясату дәвалау эффекты бирә. Кешенең кайчан авырый башлавы тешләү урынына, тешләгән хайванның, җәнлекнең төренә, җәрәхәтнең тирәнлегенә һәм яраның дөрес итеп эшкәртелүенә дә бәйле. Бигрәк тә бит, баш, кул-аяк бармакларын тешләү куркыныч. Тешләнгән, сыдырылган яки селәгәй тигән урыннарны тиз арада сабынлы су белән юарга, җәрәхәт кырыйларын йод эремәсе белән эшкәртергә һәм кичекмәстән табиб-хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб зыян күрүчегә тиешле ярдәмен күрсәтә һәм профилактик прививкалар билгели. Бу эшләр вакытында эшләнмәсә, кеше авырый башларга мөмкин. Һәм инде авырый башлагач, бу авыру үлем белән генә тәмамлана.
Шунысын белү мөһим: вирус котыру авыруы йоктыручысы, авыруның күренекле билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр 10 көн кала, авыру хайванның селәгәендә булырга мөмкин. Кеше организмына эләгеп, вирус нерв юллары буенча тарала, баш миенә җитә, анда ялкынсыну үсә, үзәк нерв системасы элементларының эшен боза, шуның нәтиҗәсендә үлем ачыклана.
Инфекцияне ничек кисәтергә була? Кыргый хайваннар белән элемтәдән качу. Теләсә кайсы кыргый яки ерткыч хайван тыныч һәм ягымлы булса да, потенциаль куркыныч! Урманда төлкене, бурсыкны очратсагыз – аларны кулга алмагыз, ашатмагыз һәм өйгә алып килмәгез! Таныш булмаган хайваннар белән элемтәгә керергә ярамаганлыгын балаларга аңлатыгыз, бакчага кергән керпе дә куркыныч тудыра.
Йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен үтәгез. Борай район ветеринария станциясендәге йорт хайванын теркәү, ягъни хайваннар биркалау, идентификация яки чиплау үткәрегез, һәм ел саен аңа котыру авыруларына каршы прививка ясатыгыз. Котыру авыруына каршы прививкалар дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан түләүсез үткәрелә.
Хайванның теләсә кайсы авыруы, бигрәк тә котыру симптомнары (үз-үзен тотышы үзгәрү, күп очракта селәгәй агу, йота алмавы, көзән җыеру) булганда, тиз арада ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итегез, үзегез дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Әгәр сезнең хайван кешене тешләсә, зыян күрүчегә үз адресыгызны хәбәр итегез һәм хайванны ветеринария станциясенә ветеринария табибы күзәтүе өчен китерегез. Хайванның хуҗасы тулы административ, ә авыр имгәнү һәм зыян күрүченең үлеменә китергән очракта, хайваннарны асрау кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы тота.
Сукбай этләр һәм мәчеләр белән элемтәгә кермәгез! Сукбай этләр яки мәчеләр булган урыннарда балаларны караучысыз калдырмагыз. Балаларга таныш булмаган хайваннарны ашату куркынычын аңлатыгыз, алар авыру булырга мөмкин.
Борай районы ветеринария хезмәте йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен, кыргый һәм күзәтүчесез хайваннар белән контактта саклык чараларын үтәүне сорый, вакытында ясалган вакцинация сезне котыру чиреннән саклаячак!
Ильмира Нигъмәтуллина, район ветеринария станциясенең эпизоотиягә каршы отряд
начальнигы.