

Артур Борайда туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама нефть техникумына укырга юллана. Һөнәри белем алгач, хезмәт юлын төзелештә төрле эштә башлап җибәрә. Аннары инде “Урожай” хуҗалыгына кайтып төпләнә.
–Бүгенге көндә хуҗалык тәүлегенә өч тонна сөт тапшыра. Савым сыерлары акрынлап сөтне арттыра, чөнки күбесе бозаулады. Савучылар да үз эшләренә җаваплы карап, хезмәтләрен башкаралар, терлекчеләр дә малларның ашату рационын бозмый һәр эшне вакытында башкарып баралар,–ди Артур хезмәттәшләре турында.