

–И, балам, без күргәннәрне күрмәгез, илләребез тыныч булсын, ходаем ачлыктан, ялангачлыктан сакласын, – дип елый-елый яшьлек елларын исенә ала.
19 яше тулгач, бераз хезмәт чыныгуы алган Хөснинур, өс-башын юнәтү, үзеннән кече туганнарына булышу нияте белән торф чыгарырга эшкә китә. Анда дүрт ел эшли ул, аннары кире туган авылына әйләнеп кайта. Кайтканда юлда зифа буйлы, акыллы кызга Силасау авылы егете Мәүләви күз сала. Күп тә үтми ул Хөснинур белән чәчен-чәчкә бәйли. Икесе бер яр булып, Ленин исемендәге колхозда эшләп, матур җитеш тормышта гомер итә Нәҗметдиновлар. Җиде бала – өч кыз, дүрт ул тәрбияләп үстереп, үзаллы тормышка бастыралар. Ләкин гаилә башлыгының гына гомере кыска була, ул кинәт кенә мәңгелек йортка күчә.
–Дүрт улым да хәрби бурычларын үтәделәр дип горурлана ана кеше.
Бүгенге көндә аның өч баласы исән-сау. Хәзерге вакытта кече улы Рәзимдә яши. Беркайчан да зарланмый Хөснинур әби. Тыныч кына, төшенкелеккә бирелмичә, шөкерана кылып гомер кичерә ул. Илебез, җиребездә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын, җирдә яшәгән бөтен кеше бәхетле булсын, ди ветеран.