Авыл хуҗалыгы
16 Февраля 2022, 05:00

Нәсел яхшыртуның ышанычлы ысулы

Бүгенге көндә терлекчелектә ясалма орлыкландыру сыерларны буазлатуның иң таралган ысулы булып тора. Ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шул исәптән безнең район терлекчеләре тарафыннан да уңышлы кулланыла.Заманча авыл хуҗалыгында физиологик ысул белән үрчем алу һәрвакытта да уңай нәтиҗә гарантияли алмый, гәрчә көтүлектә менә дигән нәсел үгезе булса да. Табигый каплату вакытында зарарлы авырулар таралырга мөмкин. Сыерларны ясалма орлыкландыру исә аларның бозаулау вакытын билгеләргә һәм туачак бозауның характеристикасына да йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Шуның өстенә сыерларны теләсә нинди һава шартларында да каплатып була.

Мөгезле эре терлек асрау белән бәйле шәхси ярдәмче хуҗалык алып барганда фермер алдында авыл хуҗалыгы терлекләрен заманча һәм сыйфатлы орлыкландыру мәсьәләсе килеп баса. Әлеге вакытта Бадрак сөтчелек фермасындагы 26 баш сыерны шушы ысул белән каплаттык. Бу процедурадан соң сыер организмы тынычлык таләп итә. Шуңа күрә без аларны көтүлектән аерым тотып, күбрәк ашатабыз. Сыерларны мондый күзәтү 10-15 көн дәвам итә.
Ясалма орлыкландыру куллану күп файда китерә. Әлеге процедураны кулланганда фермерлар булачак үрчемнең потенциалын беләләр. Үгезнең нәселдәнлек сыйфатлары белгечләр тарафыннан җентекле тикшерелә. Шулай ук җенси юл белән күчә торган авыруларны киметә, нәсел үгезен асрауга чыгымнарны янга калдыра. Моннан тыш, терлекләрне күчереп йөртмичә, күп санда сыерларны орлыкландыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Ясалма орлыкландыру сыерларны уңышлы буазлатуның яңа ысулы булмаса да, дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм иткәндә әлеге процедура актуаль була бара һәм аңа сорау арта. Бары шулай гына терлекләрнең ит һәм сөт сыйфатларын яхшыртуга ирешергә мөмкин,– дип билгеләп үтә Ленин исемендәге хуҗалык директоры Илдар Исхаков.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас