

“Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөтчелек фермасында сыерларны машина белән саву операторы Зөлфия Мөхәмәтшина (рәсемдә) да шушындый эш режимында берничә дистә елдан артык хезмәт сала.
Аңа крестьян хезмәтенең асылына төшенергә кирәкмәгән. Авылда туып-үскән, бәләкәйдән үк сыер саварга өйрәнгән, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшкән.
Бүген Зөлфия Александровна район сөтчелек тармагында тәҗрибәле осталарның берсе. «Урожай» фермасы савучылары, сайлап алган кебек, барысы да эшчән. Ләйсән Сәләхова, Эльза Мөхәмәтшина, бозау караучы Светлана Әсәдуллина, Фәрия Туктамышева, Гөлчәчәк Рәхимова, Гөлнара Хәтмуллинадан торган бу коллектив районда иң тырыш һәм татулардан санала. Бу савучыларның эш күрсәткечләре нинди генә булмасын, аларның һәрберсе үз хезмәте өчен хөрмәткә һәм мактауга лаек. Зөлфия ханым һәм аның ахирәтләре кебек уңганнар булганда өстәлләребездән сөт ризыклары өзелмәс дип ышанабыз.