

Шулай ук авыл биләмәсе башлыгы өмәләрдә авыл халкының бердәм, актив булуын билгеләде. Авылдагы мәңгелек йортның коймаларын төзекләндерү тәкъдимен авыл старостасы Мәүлитҗан Вәлинуров кертте. Җыелыш барышында инициатив төркем сайланды. Төркем әгъзалары халык арасында аңлату эшләре алып барачак. Бу изге эшкә авылда туып-үскән, әлеге вакытта читтә яшәгән авылдашларны да җәлеп итү тәкъдиме кертелде. Даутлар авылында туып-үсеп, әлеге көндә район үзәгендә үз эшен ачкан шәхси эшкуар Айрат Басыров спонсорлык ярдәме күрсәтәчәген белдерде.
Җыенда авыл халкы актив катнашып, үз фикерен белдерде һәм алдагы көннәрдә тагын җыелып сөйләшергә һәм югары балл җыеп конкурстан үтеп, проект тормышка ашырылыр, дигән ышанычта таралышты.
Фәнис Рәхмәтуллин,
инициатив төркем әгъзасы.