– Әлеге вакытта хуҗалыкта мал асларына салам кертү эше башкарыла. Чөнки безнең маллар ачык җирдә асрала, шуңа күрә бераз салкынайту белән без аларның асларына салам түшибез. Азык та җитәрлек. Кукуруз культурасыннан салынган силос, фураж һәм минераль комплекслы витаминнар белән баетып тукландырабыз. Фидлотта күпчелек эш техника ярдәме белән башкарыла. Тик бозаулар асралган абзарда гына кул көче таләп ителә. Бозаулар тәүлегенә 1050 граммнан артым алып бара, аларның авырлыгы 200 килограммга җиткәч, фидлотка чыгарабыз, ә симертелгән үгезләр 500 килограммнан артык авырлык җыйгач, ит җитештерү комбинатына озатыла. Шулай ук таза һәм сәламәт маллар үстерүдә район ветеринария станциясе хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Алар белән тыгыз бәйләнештә булып, бергә төрле профилактик чаралар үткәреп торабыз,–ди хуҗалык зоотехнигы.
Биредә терлекчелек тармагында өченче ел механизатор булып эшләүче Роберт Зиннуров (рәсемдә) азык бирүче агрегат ярдәмендә фидлоттагы малларга азык тарата. Улы Рөстәм дә әтисе сыман хуҗалыкта механизатор булып эшли. Силасау авылыннан килеп йөреп эшләсәләр дә, бу уңганнар һич кенә дә зарланмыйлар. Биредә техниканың яңа булуы да механизаторларның эше көйле баруына уңай нәтиҗә бирә.