Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2022, 16:15

Фермер булу – авыр һәм җаваплы

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били. Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Инде берничә ел дәвамында районыбызда әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Бик күпләр фермер буларак үз эшләрен ачтылар һәм уңышлы гына эшләп киләләр. Әлбәттә, һәркем дә фермер була алмый. Аның өчен бик зур көч, җаваплылык, тырышлык кирәк. Бүгенге көндә аягында ныклы басып торучы фермер Ләйсән Хәмитҗановага шушы эшчәнлеге буенча берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Фермер булу – авыр һәм җаваплы
Фермер булу – авыр һәм җаваплы

–Ләйсән, фермер булып эш башларга сезне нәрсә этәрде?
–Авылда эш булмагач, ирем гел себердә йөри иде. Илһамның (ире) шундый эштә йөрүе дә ферма булдыруга бер этәргеч булды. Һәм шәхси хуҗалыгыбызда биш баш савым сыеры барлыгы да үз эшебезне ачып җибәрергә ярдәм итте.
–Әлеге көндә фермерлык эшен ачып җибәрүегезгә үкенмисезме?
–Юк, һич кенә дә үкенмибез. Аллага шөкер, үз эшебез бар. Минем һәрчак янымда олы ярдәмчеләрем – тормыш иптәшем һәм балаларым бар. Алар миңа, нинди генә эш булмасын, терәк булып торалар.
–Фермерлык эшен ачып, нинди уңышларга ирештегез?
–2014 елда “Эш башлаучы фермер” программасы нигезендә грант отып, симменталь токымлы 10 баш башмак һәм бер МТЗ-82 тракторы алдык. 2018 елда инде мал абзары төзедек. Бүгенге көндә 70 баш мал асрыйбыз, шуларның 28е савым сыеры, 20 баш бозау һәм калганнары үгез, башмаклар. Әлеге вакытта һәр сыердан 9-10 литр сөт савып алабыз, җәй көннәрендә инде тәүлек савым 18 литрдан артык тәшкил итә. Савылган сөт район кибетләрендә сатыла, җәйге чорда сөт ризыкларын да сатуга чыгарабыз.
–Сезнең хуҗалыкта эшче көчләр бармы, яки үзегез генә эшлисезме?
–Күпчелек эшне гаилә башлыгы Илһам һәм балаларым белән башкарам. Алардан тыш тагын дүрт кеше эшли. Ике савучы һәм ике терлекче ярдәм итә.
–Бүгенге көнне нәрсә белән шөгыльләнәсез?
–Әлегә терлекчелек тармагында кышлату чоры. Малларның күбесе бозаулый. Яшь үрчем таза, сәламәт булып үссен өчен бар булмышыбыз аларга юнәлтелә. Сыерлар бозаулаган саен табыш арта, сөт елгасы акрынлап ачыла.
–Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
–Агымдагы елда техниканы саклау өчен гараж төзү иң беренче планда тора. Мал башын арттырып, күбрәк сөт саву. Тора-бара ит җитештерүгә күчүне дә күзаллыйбыз. Әлегә шушы агым белән акрын гына алга таба барырга дигән өметтә янып яшибез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: