Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 гыйнвар 2022, 16:05

“Борай яңарышы” кооперативы алга атлый

Шәхси хуҗалыгында күпләп мал, кош-корт асрап, тирә-як район һәм шәһәр сәүдә нокталарында ит сатучы Камо Зилфугарян бүгенге көндә үзенең ит ысландыру цехын ачып, уңышлы эшләүче фермерларның берсе. Бар эше дә җай барган яшь эшкуарны авыл хуҗалыгы идарәлегенә чакырып, “Борай яңарышы” дигән кооператив төзергә тәкъдим итәләр. Әлбәттә, алга таба, зур табышлар алырга омтылган егет бу кооперативны төзи. Бу программа нигезендә эшкуар грант ота. Шул акчага ысландыру җиһазы, суыткыч автомобиль һәм суыткыч камералар булдыра.

“Борай яңарышы” кооперативы алга атлый
“Борай яңарышы” кооперативы алга атлый

Районда шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында мал асраучы 10 кеше шушы кооператив әгъзалары булып теркәләләр. Алар җитештергән мал, кош-корт итләре һәм ит ризыклары нәкъ Камоның кибет шүрлегендә сатыла. Һәр эшнең асылына төшенеп башкаручы Камо Гурген улы биредә ит кенә сатмый, ысландырылган һәм тозланган сало, телеңне йотарлык каз, үрдәк, тавык итләрен дә һәрберсен үзенчәлекле тәм белән эшләп сату итә. Шулай ук район халкының итләрен дә ысландырып, маринадлап бирү белән шөгыльләнә.
–Ит ул халыкның көндәлек ризыгы. Шуңа күрә итнең сыйфаты да югары булырга тиеш. Ысландыру яки тозлау өчен ризыкларны әзерләгәндә дәүләт стандартлары таләпләре буенча бөтен шартын китереп эшлим. Һәрбер төр мал итенең ысландыру серләре бар. Ысландыру бик гади эш сыман булса да, аның нечкәлекләре күп, итне сусыл һәм тәмле итү өчен берничә этаптан торган эш барышын бозмыйча әзерләргә кирәк. Мин боларның барысын да саклап эш итәм, шуңа күрә минем үз сатып алучыларым бар. Бүгенге көндә кооператив уңышлы эшләп килә. Шушы берничә ел эчендә эшләп җыйган акчама МТЗ-82 тракторы алдым. Киләчәктә шәхси хуҗалыгымда күпләп мал асрау һәм җир эшкәртү өчен булдырдым бу техниканы. Алдагы планнарга килгәндә, сәүдә-сәнәгать җиһазлары алып, кооперативны җәелдерергә уйлыйм. Бүгенге көндә бездә җитештерлегән ит, ысланган каз, тозланган дуңгыз мае республиканың төрле шәһәрләренең сәүдә нокталарында үз урынын алды. Монысы инде эшебезнең алга китеше дип уйлыйм,–ди Камо Зилфугарян.
Кооператив әгъзалары да үз хуҗалыкларында сәламәт һәм таза терлек, кош-корт асрап шушы кибетләрдә сату итәләр. Кодаштан Рөстәм Вахитов шәхси хуҗалыгында кош-корт асрап, район халкын ысланган каз һәм үрдәкләре белән сыйлый, ә Борайдан Радик Талипов эре мөгезле терлек үрчетеп, кооперативны ит белән тәэмин итеп тора. Иске Бикмәттән Рөстәм Корбанов сарык үрчетә. Менә шундый уңган, булдыклы егетләр белән “Борай яңарышы” кооперативы алга атлый.
Камо Зилфугарян республикада авыл хуҗалыгы буенча узган бик күп күргәзмәләрдә катнашып, район данын да яклап тора.Узган ел “Агрокомплекс” агросәнәгать форумында катнашып, профессиональлек, тәкъдим ителгән экспозициянең актуальлеге һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Диплом белән бүләкләнде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: