Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 гыйнвар 2022, 16:35

Яшь фермер Булат

Авыл хуҗалыгында үз эшен ачучылар өчен “Агростартап” программасы уңышлы эшләп килә. Бу программада катнашу өчен гаризаны шәхси предприятие яки крестьян-фермер хуҗалыгы булмаган физик затлар да бирә ала. Мондый дәүләт ярдәме алган фермерлар авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар, эре мөгезле терлек сатып ала, эш урыннары ача.

Яшь фермер  Булат
Яшь фермер Булат

Районның яшь фермеры, шәхси эшкуар Булат Габдуллин «Агростартап» программасы буенча районда симменталь токымлы эре терлек үрчетү фермасын алга таба үстерү өчен маллар сатып алды. Шулай ук шушы программа нигезендә Беларусь тракторы да булдырылды. Шулай итеп, яшь фермерның техника паркы әлеге трактор белән тулыландырылды. Моңарчы әнисе исемендәге хуҗалыкта эшләгән Булат бүгенге көндә үз хуҗалыгын булдырып, алга таба атлый. Киләчәктә мал башын арттырып, күбрәк табыш алу нияте белән янып эшли ул. Булатка абыйсы да ныклы терәк. Алар бер-берсенә таянып, ярдәмләшеп, бер эштән дә чирканмыйча эшлиләр. Биредә күпчелек эшләр автоматлаштырылган, махсус агрегатлар ярдәмендә эшләнелә.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: