Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 гыйнвар 2022, 16:30

Сәламәт үрчем алуга игътибар зур

Әҗәк фермасында кышлату чоры уңышлы дәвам итә. Биредә, мул продукция җитештерүгә омтылыш белән беррәттән, яшь үрчем алуга, аларның тәүлек үсешен арттыруга да зур игътибар бирәләр.

Сәламәт үрчем алуга игътибар зур
Сәламәт үрчем алуга игътибар зур

Терлекчеләр Галина Байметова, Раиса Кузьмина һәм Роза Имаевалар туганнан башлап алты айга кадәр бозау карау төркемендә эшли.
– Мин терлекчелек тармагында яңа кеше түгел. Ике дистә ел фермада эшлим, хәзер менә бозаулар карыйм. Хезмәтемне яратып башкарам. Бозауларны рацион буенча вакытында ашатабыз, асларын җыештырабыз. Шуңа күрә сау-сәламәт булып үсәләр. Бүгенге көндә безнең карамакта утызга якын бозау бар. Алты айдан соң аларны бер елга кадәрге бозаулар төркеменә тапшырабыз, – диде Галина.
Роза Имаева бу тармакта, киресенчә, әле яңа кеше, ике ел гына эшли. Моңарчы төрле эштә эшләгән.
– Хәзер терлекче хезмәтенә өйрәндем инде, башта гына авыррак булды. Галина белән һәр эшне бергә, ярдәмләшеп башкарабыз, шуңа эшебезнең нәтиҗәсе дә күренә, – ди ул.
Әҗәк фермасы мөдире Ольга Алексеева бозау караучылар хезмәтеннән канәгать.
– Алар эшләгән бинага кайчан керсәң дә, бөтен җирдә тәртип, чисталык булуына игътибар итәсең. Бозаулары вакытында ашатылган, эчерелгән. Терлекчеләр алдына куелган төп бурыч – яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, тәүлек үсешен арттыру, – диде ул.
Ольга Алексеева һәр эш көнен иртә белән мал табибы белән һәр бозауны карап, ашау рационын тикшереп чыгудан башлый. Ашау рационын да ул үзе төзи. Әлеге вакытта яшь үрчем таза һәм нык булып үссен өчен кукуруз белән махсус препарат бутап бирелә. Бу ризык бозаулар алдыннан өзелми. Һәм, әлбәттә, җылы сөт эчерелә. Яшь үрчемне үстерүдә тулы рационлы ризык кына җитми, ә аларның ябылган урыннары уңайлы булуы да мотлак. Шуңа күрә биредә һәр бозау үзенең тәүлек азыгын ашасын өчен алар өч айга кадәр аерым читлекләрдә тотыла. Өч айдан зуррак бозауларга Ольга аерым туклану рационы төзегән, туган бозауларны киптерү өчен махсус тартма да ясаткан. Биредә яшь үрчемнәрне бәби караган кебек карыйлар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: