

Районда хайваннар авыруларын кисәтү һәм дәвалау буенча Илмира Нигъмәтуллина бу эштә 20 елдан артык эшли. Башкорт дәүләт аграр университетында ветеринария табибы һөнәрен алып, район ветеринария лабораториясендә ветеринария санитары вазыйфасында хезмәт юлын башлый ул. 2001 елның сентябрендә Илмира Ринат кызы лаборант итеп, ә бер елдан соң ветеринария табибы – серолог итеп күчерелә. Югары профессиональлеге, җаваплылыгы белән аерылып торган яшь белгеч тәүдә Ваныш ветеринария пункты мөдире, аннары Таңатарда шушы ук вазыйфаны башкара, аннан Чалкак ветеринария участогы мөдире итеп күчерелә. Белемле, тәҗрибәле һәм аларны практикада куллана белгән Илмираны 2018 елда район ветеринария станциясенә әйдәп баручы ветеринария табибы итеп билгелиләр. Менә ике ел инде эпизоотиягә каршы отряд начальнигы вазыйфасын уңышлы башкара ул. Илмира Нигъмәтуллина авыл хуҗалыгы терлекләре авыруын кисәтүнең һәм дәвалауның эпизоотик иминлеген тәэмин итүгә һәм ветеринария хезмәте күрсәтүне яхшыртуга юнәлдерелгән яңа методларны кертү буенча да зур эш башкара. Мөгезле эре терлекләрнең сакланышын арттыру максатыннан кышкы абзарда бозауларны карау буенча да эш алып бара. Илмира Ринат кызы кайда гына эшләсә дә, үзен оста оештыручы, үз эшен белүче белгеч итеп күрсәтә. Яраткан һөнәреннән тыш Илмира районда узган мәдәни-массакүләм чараларда да актив катнаша.