

–Гөмбә яшьрәк булган саен, ул йомшаграк һәм сусылрак. Шампиньоннарның төп өлешен су алып тора. Калганы – аксым, кислоталар, витаминнар һәм минераллар. Шампиньоннарда фосфор бигрәк тә күп. Гөмбә шулай ук диетик ризык булып та санала. Сыйфатлы гөмбә үстерү өчен, мицелия (чәчү материалы) махсуслаштырылган фирмалар-лабораторияләрдә сатып алына. Сыйфат һәм температура режимын даими контрольдә тоту, шулай ук районның чиста экологиясе тәмле гөмбә алырга мөмкинлек бирә. Аннан соң гөмбәләрдән яңа гөмбәләр, киптерелгән гөмбәләр, гөмбә паштетлары һәм гөмбәләр кушылган яшелчә продукциясе җитештерелә,–ди Альберт Арсланов.
Предприятие башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ул – республикада өр-яңа технология буенча җиһазландырылган бердәнбер хуҗалык. 2017 елда Альберт Арсланов “Башкорт гөмбәләре” дип аталган кооператив оештыра. Хәзер кооператив әгъзалары үзләре дә гөмбә үстерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Якын киләчәктә ябык грунт мәйданнарын арттыру планлаштырыла, шуның белән өстәмә эш урыннары булдырылачак. Гөмбә республиканың зур сәүдә үзәкләрендә сатыла. 14 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр “Безнең Бренд. Халык тануы” онлайн тавыш бирү конкурсы үтте. Конкурста республиканың 48 муниципаль берәмлегеннән 118 бренд, 269 җитештерүче катнашты. Теләгән һәр кеше теге яки бу районның яки шәһәрнең «фирма» продукты өчен үз тавышын калдыра алды. Моны “Безнең бренд” сайтында эшләргә була иде. Күптән түгел Уфадагы ВДНХда бу конкурска йомгак ясалып, Борай гөмбәчесе Альберт Арсланов җитәкчелегендәге “Башкорт гөмбәләре” авыл хуҗалыгы кооперативы Башкортстанның иң яхшы продукты буларак “Безнең Бренд. Халык тануы” исемен яулады.