

Яши дә, эшли дә. – Берничә көн генә йөреп тор инде, дип чакырганнар иде, шуннан соң “Батталов” крестьян-фермер хуҗалыгында калдым. Фермада эшләргә насыйп булды. Бозаулар да карадым. Инде 10 ел тирәсе сыерлар бозаулатам, – ди ул.
– Сыерлар бозаулата торган җир – фермада иң авыр урын инде ул, – дип сүзгә кушыла хуҗалык җитәкчесе.
– Эшемне авыр дисәләр дә, үзем бик яратып эшлим, – ди Елена, аңа җавап итеп. – Минем өчен авыр түгел ул. Хезмәтемне яраткангадыр инде, җайлы эшлим. Эшкә барасым килеп барам. Һәр нәрсәгә җайлашасың. Авырлыклары була инде, ләкин аларның барысы да җитәкчең тарафыннан ишетелгән җылы сүз белән онытыла.