Авыл хуҗалыгы
10 Декабря 2021, 10:25

Булдыклы фермер һәм мактаулы хуҗалык

Районда беренчеләрдән булып крестьян-фермер хуҗалыгы ачып үз эшен башлап җибәргән Геннадий Гыйльмаутдиновның хуҗалыгында бүгенге көндә эшләр ырамлы бара.

Булдыклы фермер һәм мактаулы хуҗалыкБулдыклы фермер һәм мактаулы хуҗалык
Булдыклы фермер һәм мактаулы хуҗалык

Алдагы ел уңышы өчен 110 гектар мәйданда пар җире эшкәрткән, 250 гектар мәйданда арыш чәчеп калдырган, 850 гектарга чәчәргә җитәрлек итеп орлык салынган. Бүгенге көндә биредә 62 баш башкорт токымлы атлар асрала. Әлеге вакытта атлар басуда көтелә, тиздән ферма абзарларына кайтарылачак. Кышлату чорын уңышлы чыгу өчен хуҗалыкта җитәрлек күләмдә печән, салам һәм солы әзерләнгән.
–Эшемне оештырып башлап җибәргәндә бик авыр булса да, артка кире борылмадым, бөтен көчемне салып алга барырга тырыштым. Тәүдә авылдагы шәхси хуҗалыклардан колыннар сатып алып, елкычылык тармагын җәелдереп җибәрдем. Малларны ашатырга иген үстерергә кирәк, димәк җир кирәк. Һәм авыл халкының пай җирләрен арендага алып 200 гектар мәйданда иген үстерә башладым,–ди күптән түгел “Мактаулы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән фермер.
Кыш көне атларны фермерның уң кулы булган Алексей Шаһиев карый. Бер сүз белән генә әйткәндә – авыл уңганы. Аның ярдәме белән биредә бик күп эшләр башкарыла. Маллар да караулы, ашлык та чистартылып салына һәм бөтен җирдә тәртип тә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас