Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 декабрь 2021, 12:10

“Колос” уңганы Нилә

Авыл хатын-кызы җилкәсендә йорт та, гаилә дә, хуҗалык та, авыл хуҗалыгы өлкәсендә авыр хезмәт тә. Әмма ул танылу эзләми, югары бүләкләр көтми. Гади генә яши, эшли, ирен һәм балаларын, эшен ярата, тыныч күк йөзе, аяз кояш, якыннарының уңышларына куанып яши. Шундый авыл хатын-кызларының берсе – “Колос” хуҗалыгында машина белән сыер саву операторы Нилә Җиһангирова.

“Колос” уңганы Нилә
“Колос” уңганы Нилә

Кечкенәдән авыр физик хезмәткә өйрәнгән кеше генә терлекчелектә эшли ала. Нилә бәләкәйдән әнисе янында мал абзарында терлек карауда, сыер саварга өйрәнеп, ярдәмләшеп үсә. Шуңа күрә сыерны ул балачактан ук ярата һәм аңлый. 17 ел хезмәт стажы булган Нилә биш елын сыер савучы булып эшли. Шәхси хуҗалыгында күпләп мал, кош-корт хәтта бал кортлары да асрыйлар. Авыл җирендә яшәүчене мал-туарсыз ул күз алдына да китерә алмый. Нилә тормыш иптәше Әлфрис белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген исә 14 яшьлек уллары Әмир әнисе өчен зур ярдәмче, чөнки гаилә башлыгы вахта ысулы белән эшләп йөри.
1994 елда Бөре кооператив училищесын тәмамлаганнан соң, Нилә белгечлеге буенча эшли башлый, аннан соң элеккеге “Рассвет” колхозына эшкә китә. Бүгенге көндә дә ул авыл хуҗалыгында көч сала. Тәүдә төрле эшләрдә, аннары бозау караучы, ә 2016 елдан машина белән сыер саву операторы булып эшли. Көн-төн, ал-ял белән исәпләшми ферма юлын тапый ул. Эшенә намус белән караган савучы, коллективта да зур абруй казана. Агымдагы елда сөт саву буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Гаилә башлыгы төньякта эшләгәч, аның да фермада эшләвенең кирәге юк та кебек, чөнки тормышы җитеш, шулай булса да ул эшен бик ошата, сыерларны да бик ярата. Менә шуңа күрә һәр иртә гомере үткән җиргә–яраткан эшенә ашыга. Савым күптән механикалаштырылган процесска әверелде. Әмма сыер савучыларның хезмәте, элеккегечә, авыр булып кала. Бу ханымга карап, аның ни дәрәҗәдә ачык, игелекле һәм нечкә күңелле кеше икәнлеген аңлыйсың. Нилә Җиһангированың авыр хезмәте БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: