Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 декабрь 2021, 09:15

Герефордлар Мамадыны үз итте

Мамады авылындагы “Зыятов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында симертүгә куелган бозаулар ел эчендә 500 килограмм авырлык җыя.

Герефордлар Мамадыны үз итте
Герефордлар Мамадыны үз итте

Шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асраган Лариса һәм Элик Зыятовлар гаиләсе 2005 елда 50 гектар җир алып үз эшләрен ачалар. Ул вакытта ук үзләренең өч МТЗ тракторлары була. Шуңа күрә җир эшкәртү белән проблема тумый. Менә шулай авыл хуҗалыгының басучылык тармагында уңышка ирешеп, акрынлап малчылыкта да үзләрен сынап карарга ниятлиләр. Һәм 2019 елда “Агростартап” программасында катнашып, грант яулыйлар. Фермер бу матди ярдәмгә тагын бер МТЗ тракторы һәм 26 баш герефорд токымлы бозаулар алып кайта. Аңлашыла, тәүге чорда океан артыннан кайткан һәм җылыга күнеккән маллар безнең шартларда тернәкләнеп китә алырмы, көтелгән артым белән сөендерерме, дигән борчылулар, шик-шөбһәләр дә булмады түгел. Һәм, чыннан да, республикадагы кайбер районнарда бу юнәлеш нәтиҗәле үсеш алалмады, башланды да ташланды. Ә менә “Зыятов” хуҗалыгында бу эш яхшы гына табыш китерә. Бүгенге көндә биредә 58 баш герефорд токымлы мал асрала. Асралган маллар тиешле яшенә җиткерелеп, чалынып, ите сатыла. Аларның экологик яктан чиста итләренә сатып алучылар чират тора. Элик Федорович (рәсемдә) бәләкәйдән малчылык тармагын үстерү нияте белән янып үсеп буй җиткерә. Самара өлкәсендә хәрби бурычын үтәп кайткач, хезмәт юлын урындагы колхозда механизатор булып башлап җибәрә. Һөнәре буенча укытучы булса да, ул авыл тормышын үз итә. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбиялиләр. Хуҗалыктагы эш уллары һәм Лариса ханым ярдәме белән башкарыла. Бүгенге көндә 285 гектар мәйданда җир эшкәртеп, үз көннәрен үзләре күрәләр.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: