

Быел ул 1771 гектар мәйданда җир сөргән, 515 гектар мәйданда арыш чәчкән, 653 гектар мәйданда язгы чәчүдә төрле культураларны җир куенына салган. “Элек хуҗалыкта нинди эш бар, шуны башкардык: тирес тә түктек, терлек азыгы да ташыдык. Ә бу тракторны инде берничә ел йөртәм. Тәүдә, үзем күргәнче, кечкенәрәк техникадыр дип уйлаган идем, ә ул менә нинди булып чыкты! Бөтен уңайлыклары каралган, моңарчы авыр хәлдә калдырганы булмады, алга таба да исән-сау эшләргә язсын. Быелгы корылык уңышка түгел, техникага да зыян китерде. Туфракта дым юк, җир каткан, сукалавы да авыр булды, агрегат артыннан зур-зур кәсләр утырып кала. Хәтта җир куенына иңдерелгән көзге культуралар да туфракны тишеп чыга алмый тилмерде. Ничә ел эшләү вакытында мондый ел күргән юк иде. Чәчү белән генә эш бетми бит, бөртекләр тишелеп чыкканчы кайгырып торасы. Алар, башларын калкытып, күзгә күренә башлагач, тынычланып китәсең”, – диде механизатор.
Ранис Мостафин яз, көз айларында чәчүдә катнаша, басулардан азык катнашмасын җыеп алгач, чәчүгә җир әзерли. Әмма әйләндереп сукалауга җитми инде, ди тәҗрибәле механизатор. Иртә яздан кар төшкәнче, күз алдыннан кара җир китми, дип елмая ул. Тик шунысы начар: җәй көне вакыт җиткереп булмаса, кышын элеккеге кебек эш юк, тик торырга туры килә, ә тормыш көтәргә кирәк, дигән фикерләре белән дә уртаклашты ул.