

Тормышта әллә ни зур бәхет югалтмаган, бары кирәкмәгәннәреннән арынып, үзләре өчен генә яши башлаган бу ике уңганга кызыгып та, сокланып та, көнләшеп тә караучылар да бардыр. Ходай Тәгалә аларга, мөлаемлылыкны да, уңганлыкны да мул биргән. Һәрвакыт сөйкемле, шат күңелле алар. Бер минуты да буш булмаган Шакировлар башкалар кебек гадәти тормыш белән яши. Йортын карыйлар, бакча тоталар, кош-кортын үстерәләр. Уңган Ания ханымның тагын бер шөгыле бар – ул умартачылык белән шөгыльләнергә һәм шигырь язырга ярата. Райондашларыбыз аның шигырьләрен яратып укыйлар һәм тыңлыйлар. Бал кортларына килгәндә инде, Шакировлар гаиләсе Даутлар авылында иң калын нәселләрнең берсе. Аларның төп шөгыле дә борын-борыннан бал кортлары асрау булган. Бүгенге көндә дә Ания белән Флорис Шакировлар йортларында күпләп бал кортлары асрап, үзләреннән арткан бал продукцияләрен туганнарына, авылдашларына күчтәнәч итеп тараталар. Әле күптән түгел Шабай балалар йортында тәрбияләнүчеләргә 20 килограмм татлы һәм тәмле бал илттеләр. Шушы көннәрдә Краснокаманың “Раздолье” психоневрология интернатында яшәүчеләр дә Шакировларның корт бакчасында җитештерелгән балны татып карау бәхетенә ирешәчәк. Аларның корт бакчасында җитештерелгән продукциянең сыйфатлылыгына махсус документлары да бар.
Ирешкән уңышлары үзләренең тырышлыгы белән беррәттән, кешеләрнең рәхмәте, хөрмәте нәтиҗәсе. Иганәчелек белән шөгыльләнүне инде каннарына сеңдергән, тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бик тә тәңгәл килгән, киң күңелле, эчкерсез, гаҗәп кешелекле Шакировлар үзләре дә рәхмәт сүзен ешрак ишетсә иде.