Авыл хуҗалыгы
23 ноябрь 2021, 04:35

“Алмагач”та фермер мәктәбе дәресләре узды

Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхозбанк” һәм Башкортстан дәүләт аграр университеты белән берлектә “Фермер мәктәбе” мәгариф проектын гамәлгә ашыра. Проект яңа фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итүгә, бизнесны алып баруның иң яхшы практикаларында фермерлыкны үстерүгә һәм яңа белемнәр алуга юнәлдерелгән. Укуларның практик өлешендә күчмә практик дәрес планлаштырылган. Аның чираттагысы районыбызда уңдырышлы җиләк-җимеш агачлары белән дан яулаган “Алмагач” питомнигында узды.

“Алмагач”та фермер мәктәбе дәресләре узды“Алмагач”та фермер мәктәбе дәресләре узды
“Алмагач”та фермер мәктәбе дәресләре узды

Биредәге чарада Иглин, Гафури, Дәүләкән һәм Күгәрчен районнары селекционерлары катнашты. Бу хуҗалыкта җимеш агачларыннан тыш, аллы-гөлле чәчәк үсентеләре һәм тюльпаннар үстерелә. Эшкуарлык эшчәнлеген оештыру һәм алып бару мәсьәләләре турында КФХ башлыгы Галия Мөгаллимова сөйләде. Практик дәресне “Алмагач” питомнигының баш агрономы Рөстәм Мөгаллимов алып барды. Чара барышында тыңлаучылар агачларны утырту, аларга ничек прививка ясау һәм ничек кышка әзерләү ысуллары белән таныштылар. Бакчачылыкта кулланыла торган агрегатлар практик дәрестә катнашучыларның игътибарын үзләренә аеруча җәлеп итте. Яңа технологияләр ярдәмендә яңача утыртылган җиләк түтәлләре дә күпләрне кызыксындырды. Артабан укучылар тюльпаннар үстерелә торган теплицага юл алдылар. Салкын кыштан соң гүзәл затлар бәйрәменә җитешә торган чәчәкләрне нинди балчыкка, нинди шартларда утыртырга кирәклеге турында Лилия Мөгаллимова сөйләп китте.
– “Алмагач” питомнигы буенча экскурсия һәм аның хуҗалары белән очрашу минем өчен аеруча тәэсирле булды. Очрашу бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды, кыска гына вакыт эчендә без үзебезне борчыган барлык сорауларга җавап ала алдык. Мин үзем өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат тупладым, бигрәк тә бакчачылык буенча, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Иглин районының селекционеры Елена Панова.Очрашу ахырында тыңлаучылар фермер хуҗалыгының үзләре җитештергән продукциясен татып карадылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Безнең төп бурыч – яңа эш башлаучы фермерларга авыл хуҗалыгы өлкәсен мөмкин кадәр тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирү. Белем бирү программасы эшкуарларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән тәҗрибә тупларга, дәүләт ярдәме чараларын өйрәнергә һәм иң мөһиме – үз бизнес-проектыңны уңышлы башлап җибәрергә яки аны яңа алым белән гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – дип билгеләп үтте шушы төркем укытучысы Булат Әхияров.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас