

Бозауларны салкын ысул белән караучы терлекчеләрнең эше үтә дә җитди. Чөнки аларга яшь терлекләрне салкын шартларда сәламәт итеп үстерергә, малларның сакланышын тәэмин итәргә кирәк. Өч көннән өч айга кадәрге бозаулар караучы ирле-хатынлы Ләйсән һәм Җәүдәт Шәриповлар зарлануны белмичә эшли.
– Терлекчелек тармагында 25 ел хезмәт кую дәверемдә үз эшемнең барлык нечкәлекләренә төшендем дияргә була. Ләйсән белән һәр эшне бергәләп башкарабыз. Безнең карамакта хәзерге вакытта 80 баш бозау бар. Бозаулар алдына коры печән, катнашазык куябыз, асларын чистартабыз. Аслары чиста, коры булса, алар салкыннарга бирешми, – диде Җәүдәт Шәрипов (рәсемдә), хезмәте белән таныштырып.
– Яшь бозаулар карау аеруча җаваплылык, зур игътибар сорый торган эш. Чөнки бу чорда бозауларның организмы чыныгып бетмәгән, тиешенчә карап җиткермәсәң, үлем очраклары да булырга мөмкин. Биредә Шәриповлар эшләгәндә, безнең күңел тыныч. Чөнки алар үз эшләренә аеруча җаваплы карый, – диде хуҗалык директоры Илдар Исхаков.