Авыл хуҗалыгы
16 Ноября 2021, 04:25

Уңган тракторчы

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре вакыт белән исәпләшеп эшләргә күнекмәгән. Чөнки һәр ел фасылының үз кануннары. Бер генә эшне үз вакытында башкарырга өлгермәсәң дә, ул уңышта, продукциянең сыйфатында чагылыш таба. Моны хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган һәркем яхшы белә.

Уңган тракторчыУңган тракторчы
Уңган тракторчы

Илдус Муллаяров нәтиҗәле эшнең нигезендә бөртекләп башкарылучы ныклы хезмәт булуын яхшы белә. Аның турында Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков: “Төн уртасында җир җитешкән, сөрергә кирәк дисәң, сикереп торып, кырга чыгып китәргә мөмкин”, – дип сөйләде. Иртә яздан кара көзгәчә механизаторның көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булмый. Мәктәптә укыганда ук ул вакыттагы “Сигнал” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Кече яшьтән үк иген кырларында өлкәннәргә булышырга тырышып йөрүләре эзсез калмый. Кайсы басуның нинди үзенчәлеккә ия булуын үзе кул арасына керә башлагач ук күңеленә сеңдерә. Халык телендә “Эш сөйгән – бәхетен табар” дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор Илдус Муллаяров ак бәхетен кара басулардан тапкан. “Минем бәхетем – басуларда. Үз гомеремне кырлардан һәм техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм”, – ди ул. 28 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас