Авыл хуҗалыгы
16 ноябрь 2021, 04:25

Котлыйбыз!

Агросәнәгать комплексындагы күпьеллык намуслы хезмәтләре югары бәяләнеп, бер төркем хезмәт алдынгылары югары бүләкләргә лаек булдылар.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

“Салават” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Ринат Раяновка “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
“Мактаулы хезмәтләре өчен” медале белән “Гыйльмаутдинов” КФХ башлыгы Геннадий Гыйльмаутдинов; Ленин исемендәге хуҗалык механизаторы Айдар Гыймалтдинов; “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рафаэль Арсланов бүләкләнде.

Район хуҗалыклары арасында язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру һәм кышкы чорда терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча ярышлар йомгаклары буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында алдынгылар билгеләнде:
Беренче урынны “Урожай” (директоры К.Галиев), икенчене – “Салават” (директоры Р.Раянов ) һәм өченче урынны Ленин исемендәге (директоры И.Исхаков) хуҗалыклар яулады.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында агымдагы ел кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда сыйфатлы итеп башкарган һәм җәйге чорда терлекчелек продукциясен җитештерүне арттырган өчен “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы җиңүче дип танылды. Икенче һәм өченче урыннарны “Зарипов” һәм “Коробейников” хуҗалыклары яулады. Басу эшләре нәтиҗәләре буенча урып-җыю эшләрендә комбайнчылар арасында беренче урынга “Гайфутдинова” хуҗалыгыннан Рәлиф Тимерҗанов чыкты. “Урожай”дан Хәлил Дәүләтханов, “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Финус Ямалтдинов, “Гыйльмаутдинов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Андрей Баһаветдиновлар танылды.
Авыл хуҗалыгы йөкләрен ташуда водительләр Әлфит Хәбибуллин (“Гайфутдинова” КФХ), Салават Гайсин (Ленин ис. хуҗалык) һәм Рәзил Сибәгатуллин (“Колос”) җиңүче дип танылды.
Туңга сөрү буенча механизаторлар Ранис Мостафин (“Гайфутдинова” КФХ), Павел Иглин (“Колос”) һәм Рөстәм Солтанов (Ленин ис. хуҗалык) җиңүчеләр дип танылды.
Терлекчелек продукциясен җитештерү йомгаклары буенча савучылар Гөлназ Камаева (“Колос”), Лигия Логманова (Ленин ис. хуҗалык), Зенфира Хафизова (“Салават”) җиңүче.

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:
Илия Әгъләмова – “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;
Илмир Әлетдинов –“Салават”хуҗалыгының ферма мөдире;
Флорит Аллаяров– “Победа” хуҗалыгының келәт мөдире;
Роберт Ахунов – “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы;
Радик Бәләгытдинов – “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы;
Өлфәт Гайсин – “Гайсин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;
Нилә Җиһангирова –“Урожай” хуҗалыгының машина белән саву операторы;
Илфир Фәйзуллин – “Фәйзуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;
Илшат Ханнанов – муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәлеге муниципаль казна учреждениесенең хезмәтне саклау буенча сектор мөдире, баш инженер-инспекторы;
Динарик Шакиров – “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы;
Фәдил Шәрәфгалиев – “Урожай” хуҗалыгы механизаторы.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас