

Гомер үренә менеп җитеп артына борылып карагач та, тормыш сукмагының туры икәнлегенә үзе дә сокланырлык аның. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач, Бөре һөнәрчелек училищесында водитель таныклыгы ала. Хезмәт юлын туган хуҗалыгында башлый, бер ел эшләгәч, Ватан алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына алына. Хезмәтен тутырып кайткач, яшь, энергияле егет Ленин исемендәге хуҗалыкта хезмәт юлын дәвам итә. Бүген инде Вилдан Әхмәтҗанов – дүрт дистә елга якын туган авылында яраткан эшеннән ямь табып яшәүче алыштыргысыз водитель. Хезмәт күрсәткечләре буенча ел саен алдынгылар сафында ул. Тәүлекнең күп сәгатьләре юлда үтсә дә, зарланып өйрәнмәгән ул.
–Юлларда ерак чакрымнар үтүнең ни дәрәҗәдә катлаулы икәнен беләм. Теләгем: юлга чыккан бер кеше дә һәлакәтләргә очрамасын, һәммәсенә якты юл телим, – ди тәҗрибәле водитель. Гаиләсендә дә үрнәкле ул. Ә кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми, бары тик хезмәтеңдә һәм гаиләңдә хөрмәтле булу да җитә.