Авыл хуҗалыгы
16 ноябрь 2021, 04:20

Басуларда иген уңар, абзарларда мал үрчер

Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Басуларда иген уңар,  абзарларда мал үрчерБасуларда иген уңар,  абзарларда мал үрчер
Басуларда иген уңар, абзарларда мал үрчер

Рәсми өлештә котлау сүзләре белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев чыгыш ясады. “Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җир белән бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә. Бүгенге бәйрәмдә катнашучы һәм бәйрәмгә килә алмаган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрик итәм. Куйган хезмәтегезнең нәтиҗәсен күреп, сәламәт яшәгез,” – дип, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул барлык авыл хезмәтчәннәренә туган җиргә мәхәббәт, нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа һөнәри уңышлар теләде. Артабан сәхнә түрендә авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов чыгыш ясады һәм районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы үсеше нәтиҗәләре белән уртаклашты, күп кенә юнәлешләрдә җитештерүчәнлек күрсәткечләре артуын билгеләп үтте. Муниципаль район Советы рәисе Алик Усаев та авыл уңганнарына яхшы күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республиканың рәсми статистикасы авыл хуҗалыгында җитештерү үсешен күрсәтә. Монда районыбыз аграрийларының да өлеше зур – 2021 ел нәтиҗәләре буенча безнең муниципалитет республиканың төньяк урман-дала зонасы районнары арасында беренче урынны алды. Аграрийларның хезмәте, һичшиксез, иң югары бәяләргә һәм җылы сүзләргә лаек. Бүгенге көн геройлары–иң яхшыларның яхшысы!
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен “БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем “Салават” хуҗалыгы директоры Ринат Раяновка бирелде.
“Мактаулы хезмәтләре өчен” медале белән крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Геннадий Гыйльмаутдинов, Рафаэль Арсланов бүләкләнде.
Районның агросәнәгать комплексы уңышлары өчен авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Хезмәте авыр булса да, ризыгы тәмле”, ди халык. Күпереп пешкән икмәк табыннарыбызда урын алганга кадәр күпме хезмәт куела, күпме маңгай тире тама?! Син яңгыр көткәндә кояш кыздыра, син кояш көткәндә көннәр буе яңгыр ява. Басу-кырларда хезмәт куючы механизатор, комбайнчылар, орлыкны җир куенына салып, уңышны җыеп алуга кадәр күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәрә. Бәйрәм тантанасында сәхнә түренә нәкъ менә игенчеләрнең беренче булып күтәрелүе юкка түгел. Аларга район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев һәм авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов бүләкләр тапшырды.
Иген уңышы югары булсын өчен җирнең яхшылап эшкәртелүе, үстерелгән уңышны амбарларга урнаштыруда оста шоферлар кирәк. Бәйрәм сәхнәсендә җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, ашлык ташуда өлгерлек күрсәткән алдынгы шоферлар авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы кулыннан бүләк алдылар.
Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы да, һәр көнне тынгысыз хезмәтне таләп итә. Тармакта эшләүчеләр өчен бәйрәм көне дә, ял көне дә юк. Тантана барышында, терлек азыгы әзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар да район хакимияте башлыгының бүләген кабул итте.
Шулай ук урып-җыю эшләрен уңышлы уздыру һәм 2021 елның җәйге чорында терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру буенча район хуҗалыклары арасындагы ярышлар йомгаклары буенча хуҗалыклар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр, механизаторлар, тракторчылар, машина белән сыер саву операторлары дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасыннан соң залда утыручылар игътибарына районның иң яхшы солистлары һәм коллективлары әзерләгән бәйрәм концерты тәкъдим ителде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас