Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2021, 11:20

Урак батыры булып танылды

Кемгәдер өлгергәнлек иртәрәк, ә беришләргә шактый соң килә. Авылда кечкенәдән әтиләре янында кайнап, кул арасына кереп үскән малайлар ир-егет булып тизрәк өлгерә, фикер йөртеше дә башкачарак була.

Урак батыры  булып танылдыУрак батыры  булып танылды
Урак батыры булып танылды

Ленин исемендәге хуҗалык механизаторы Ирек Нәҗметдинов мәктәптә укыганда ук трактор паркына йөреп, техника серләренә төшенеп буй җиткерә. Кыскасы, аңа бик яшьли техника җене кагыла. Шуңа да мәктәпне тәмамлап, Бөредә ДОСААФта укып, шофер таныклыгы ала, шул ук елны техникага утыра. Шул рәвешле Ирек армия хезмәтенә чыныгып китә.
Армия хезмәтендә исә бөтен уе авылга кайтып, трактор, комбайн штурвалы артына утыру була. Хезмәтен тутырып кайткач, комбайн артына утыра. Әтисе Рәфит Заһит улы ул вакытта хуҗалык рәисе була, улларын бәләкәйдән эшсөяр итеп, авылны, җирне үз итәргә өйрәтеп үстерә. Уллары да, әтиләре сүзләрен тотып, барысы да авыл хуҗалыгында көч сала.
Ирек Рәфит улы да 1991 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр шунда армый-талмый хезмәт куя. Хезмәтен башлаган елларда иске техника белән эшләү, хезмәт хакын вакытында алмау да аны читкә җибәрми. Гаилә кора, ныклы хуҗалык булдырып яши. Ә хезмәтен җиренә җиткереп, булсынга дип йөрүчеләрдән ул, эшнең күзенә басып эшли. Ирек Нәҗметдинов – бүгенге көндә хуҗалыкның алыштыргысыз, тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган механизаторы. Аның хезмәте тиешенчә бәяләнгән: комбайнчылар арасында узган “Урак батыры-2021” республика ярышында җиңү яулап, республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Лада-Нива” автомобиле ачкычын алу бәхетенә иреште. Ирек ел әйләнәсенә эштә, эшсез тора алмый. Кышын хуҗалыкта УАЗ машинасын йөртә, бу чорда техникасын ремонтлап, язгы чәчү эшләрендә катнаша. Эшеннән шулай тәм табып, аны яратып эшли, техниканы минут эчендә төзекләндереп кую осталыгына да ия ул.
– Ирек эшкә үҗәт, тәвәккәл, техник яктан белемле, теләсә нинди техниканы «иярли». Үз белгәннәре, техника ремонтлау осталыгын хезмәттәшләре белән уртаклаша. Техниканы югалтуларсыз эшләрлек итеп көйли алу сәләтенә ия, – ди хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков, Ирек ага турында җылы итеп сөйләп. Гаиләдә дә яраткан әти ул, тормыш иптәше Лира белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Улы Урал да армиягә киткәнче әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.
Вакытның кадерен, эшнең тәмен белеп, басу-кырлардан аерыла алмыйча эшли торганнардан ул Ирек Нәҗметдинов һәм бүген ул республика Башлыгы кулыннан автомобиль ачкычы алган икән, моңа ул иң лаек кеше!

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас