Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2021, 11:25

Теләк барда эш карышмый

Крестьян-фермер хуҗалыклары районда киң колач җәйде. Моннан дүрт ел элек Иске Бикмәт авылы янында пәйда булган мал абзарлары күпләрне шатландырды. Чөнки ташландык җирләр эшкәртелде, кешеләргә эш урыннары булдырылды. Малчылык һәм басучылык тармакларын янәшә җитәкләгән «Гайфутдинова» крестьян-фермер хуҗалыгында 6610 гектар мәйданда җир эшкәртелә, 1802 баш герефорд токымлы үгезләр симертелеп, ит җитештерелә. Хуҗалык төзелә башлаганнан бирле биредә эшне оештыру бурычын Рөстәм Шаһиәхмәтов үти. Аның кул астында даими рәвештә 18 кеше эшли, язгы чәчү вакытыннан алып көзгә кадәр сезонлы эшчеләр белән 50гә җитә. Агымдагы ел уңыш алу өчен авыл хезмәтчәннәренә бик тә кулай булмаса да, «Гайфутдинова» хуҗалыгында эшләүчеләр җитәрлек уңыш җыеп, алдагы елда чәчү өчен 12 мең центнер орлык салганнар. 1000 гектар мәйданда арыш чәчелгән, язгы чәчүгә 4680 гектар мәйданда җир эшкәртелгән. Мал азыгы да артыгы белән әзерләнгән.

Теләк барда эш карышмыйТеләк барда эш карышмый
Теләк барда эш карышмый

–Кышның ничек киләсен белмибез, шуңа күрә мал азыгын күпләп әзерләүне хуп күрәбез. Бүгенге көнгә 2700 тонна силос салынды, 1270 тонна рулон печән, 850 тонна салам абзар янына китереп өелде,–ди Рөстәм Шаһиәхмәтов.

Һәр эшнең, һәр һөнәрнең үз кагыйдәсе, үз нечкәлеге. Кеше нинди һөнәр иясе булмасын, уңышларга ул бары тырышлык, хезмәткә бирелгәнлек нәтиҗәсендә генә ирешә ала.
Рәлиф Тимерҗанов, “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчысы.
– Армия сафларыннан кайткач, читкә китмичә, авылда калдым. Ялдәк авылыннан килеп эшлим. Яңа кайткан АКРОС-595 комбайнына утырдым. Комбайнны барыбыз да яхшы һәм икмәкләрне югалтмаслык итеп эшләрлек булсын дип әзерлибез. Премияләрне дә аласы килә, – дип елмая ул. Урып-җыю кампаниясендә быел беренче тапкыр катнашса да, 11212 центнер ашлык суктыруда көч салган.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас