Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2021, 11:45

Иртә таңнан башлый аның эше

Һәр көнне язгы-көзге яңгырлар һәм пычракка, кышкы салкыннарга карамый, алар иртә таңнан фермага ашыга. Эш көннәре кояш баегач кына тәмамлана. Өйгә кайткач, үз сыерларын саварга, аларны ашатырга, башка мал һәм кош-кортны карарга кирәк.

Иртә таңнан башлый аның эшеИртә таңнан башлый аның эше
Иртә таңнан башлый аның эше

Ленин исемендәге хуҗалыкның Бадрак сөтчелек фермасында сыерларны машина белән саву операторы Лигия Логманова да шушындый эш режимында егерме ике елдан артык хезмәт сала.
Аңа крестьян хезмәтенең асылына төшенергә кирәкмәгән. Авылда туып-үскән, бәләкәйдән үк сыер саварга өйрәнгән, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшкән. Бүген Лигия – район сөтчелек тармагында тәҗрибәле осталарның берсе. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, нык сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. Лигия ханым тумышы белән Караиделдән. Бирегә кияүгә чыгып төпләнгәннән бирле Ленин исемендәге хуҗалыкта көч сала. Тәүдә амбарда эшли, аннан җитәкче аны Бадрак сөтчелек фермасына савучы итеп тәгаенли. Хуҗалыкта бүген 1004 баш мөгезле эре терлек асрала. Һәр малдан көненә уртача 12 литр сөт савып алалар.
Коллективта уңган савучыны хөрмәт итәләр. Хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков та аның хакында бик җылы сүзләр әйтте.
–Лигия – менә дигән хезмәткәр. Эшен намус белән башкара, кушканнарны җиренә җиткереп үти. Бик җаваплы, тырыш кеше ул, хуҗалыкта иң яхшы эшчеләребезнең берсе. Һәр елны без аны әйбәт хезмәт күрсәткечләре өчен бүләклибез,–ди ул.
Лигия уңган хуҗабикә дә. Үзләренең шәхси хуҗалыкларында да мал-туарны күпләп асрыйлар. Шәхси хуҗалык бакчаларында бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерәләр. Һәр эшне ире Борис белән бергәләп башкаралар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас