

Миңле авылында җиденче бала булып дөньяга аваз салган Рафаэль Фәнәви улы бу хуҗалыкны 1993 елда ачып җибәрә. 50 гектар гына җир алып, үз эшен башлаган фермер акрынлап җир мәйданын да арттырып, аннары инде Ваныш авылындагы элеккеге Киров исемендәге колхозны алып, малчылык тармагы белән дә шөгыльләнә башлый. Рафаэль Арсланов урта белем алганнан соң, Нефтекамада механизатор һөнәрен үзләштерә, аннары армия сафына алына. Хәрби бурычын үтәгәндә БАМ төзелешендә катнаша. Биредән кайткач, Киров исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый, Ваныш авылы сылуы Римма белән гаилә коралар. Тик язмыш җилләре аларны туган авылларыннан аерып, Свердловск өлкәсенә алып чыгып китә. Яңа урында тормыш корып җибәрергә бер дә җиңел булмый. Тик тырышкан – ташка кадак каккан, диләр. Биредә дүрт ел чамасы ул кошчылык фабрикасында эшли. Дөньялары түгәрәкләнеп, эш урыны да, фатирлы да булгач кына аның авылда калган әнисе кинәт чирләп китә. Төпчек малай буларак, Рафаэль Фәнәви улына гаиләсе белән кирегә кайтырга туры килә. Менә шуннан башлап Миңле авылында гомер кичерәләр. Тормыш иптәше Римма апа авылда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, өч дистә елдан артык гомер бианай белән яши. Арслановлар гаиләсендә бер-бер артлы туган ике кыз үзаллы тормышта, төрле өлкәләрдә һөнәрләре буенча хезмәтләрен салалар. Уллары Раил әтисенең “уң кулы”, зур ярдәмчесе. Бүгенге көндә Рафаэль Арслановның хуҗалыгы икътисади яктан тотрыклы. Фермер 2300 гектар җирдә бөртекле культуралар үстерә, терлекчелек белән дә шөгыльләнә.