

Армия сафларыннан кайтып, туган колхозына эшкә урнаша алар. Һәм беркая да чит якларга зур акчалар эзләп чыгып китмичә, утыз елга якын хуҗалыкта хезмәт куялар.
– Моңарчы малларны гел кул көче белән карый идек. Мал азыгы бирүче агрегат алгач, эшебез бераз җиңеләйде, – ди Бадрак сөтчелек фермасында эшләүче Венер Хасбатуллин.
Ә менә Силасау фермасында күп эш терлекчеләрнең кул эшенә бәйле. Без барганда Фирдәвис Гатауллин малларга сенаж кертү белән мәшгуль иде. Сенажны җигүле атларга төяп ташыйлар. Малларның асларын алу да кул көче белән башкарыла.