

Зенфира Хафизова “Салават” хуҗалыгында 13 ел савучы булып эшли. Мулла авылында туып-үсеп, урта белем алып, шушында төпләнеп кала.
– Эшемне, сыерларымны яратам. Җитәкчебез, коллективыбыз яхшы, һәр кеше бер-берсенә ярдәм итәргә генә тора. Хезмәт хакын вакытында биреп баралар. Бүген сөт саву процессы нигездә механикалаштырылган булса да, сыер саву барыбер авыр хезмәт булып кала. Ул зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, сыерның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк.
Һәр сыерның үз холкы бар. Аларга яратып исемнәр бирәм: Йолдыз, Кояшкай, Ромашка һәм башкалар. Яшь сыерларга “кызым” дип дәшәм. Алар мине тавыштан таный. Малкайлар үзләренә яхшы мөнәсәбәттә булганны аңлый, ярата. Сыер сауганда җырлыйм, нәрсә дә булса уйлап чыгарып, иҗат итәргә яратам, – ди ул.
Хатын-кызның бит әле өендә эше җитәрлек. Ашарга пешерү, өй җыештыру, мал карау, бакча эшләре дисеңме, гаилә учагын саклау. Зенфира ханым бу эшләрнең барысын да бар күңелен биреп башкара, һәркемне ачык йөз белән каршы ала.
Шулай итеп, эш яраткан кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Бүгенге көндә Зенфира Хафизова эше белән куанып, киләчәккә матур планнар корып гомер итә.