

– Мин балачактан руль артына утырырга хыяллана идем, юлда йөрергә дә яратам, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң водитель булырга карар иттем, автомәктәптә укып таныклык алдым, – диде алдынгы водитель.
Хуҗалыкта Әлфит Хәбибуллинга йөк ташу йөкләтелә, ул һәрвакыт уңыш җыюда, мал азыгы хәзерләүдә катнаша, ерак рейсларга йөри. Арытабан тәҗрибәле водительгә КамАЗ автомобилен дә ышанып тапшыралар. Ул үзенә тапшырылган техниканы һәрвакыт төзек тота. Тырыш һәм эшенә җаваплы караган Әлфит аганы коллективта да хөрмәт итәләр, җитәкчелек тә канәгать. Водитель берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнә.