

– Радик ага тәҗрибәле һәм ышанычлы хезмәткәр,– дип сөйли аның турында хуҗалык җитәкчесе Раил Арсланов. – Ул эшкә җаваплы карый, тырыш кеше.
Сөрү-чәчү вакыты җитте исә, тракторын кырга алып чыга. Туфрак әзерли, чәчә, үсентеләр баш калкыту белән корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү уздыра. Урып-җыю кампаниясе – игенче өчен киеренке һәм җаваплы чорларның берсе. Узган урак чорында ул “Нива” комбайнында эшләде. Кышкы чорда механизатор техника ремонтлау белән мәшгуль. Ял итәргә вакыт калмый да диярлек, чөнки алда җаваплы чор – язгы эшләр көтә.