

Заман белән бергә атлап, малчылык тармагында күбрәк табыш алу нияте белән күптән түгел хуҗалыкка Шаран районыннан 51 баш голштин токымлы башмаклар алып кайтканнар.
– Голштин токымлы сыерлар фермер хуҗалыгында үрчетү өчен бик кулай терлек. Башмакларны сатып алганчы тәүдә күп кенә сораштык, белештек, интернет челтәрләреннән дә укыдык, нинди шартларда үстерергә, ничек асрарга һәм күпме табыш бирүе белән дә кызыксындык. Терлекләрне асрау шартлары савым күрсәткечләренә шактый йогынты ясый, шуңа күрә алар төрле җирдә төрлечә. Бөтен шартын китереп асраганда, уртача савым 8,5 тоннага җитәргә мөмкин, сөтнең майлылыгы 3,7 процентка тиң булачак. Киләчәктә шушы токымны күпләп үрчетеп, савым сыерлары башын арттыру нияте белән алдык бу малларны,–ди фермер.
Бүгенге көндә хуҗалыкта бестужев токымлы 200 башка якын үгезләр һәм бозаулары бар. Маллар һәр көнне һавага чыга, җәен көтүлектә йөртеп ашатыла. Терлекләр алдыннан печән һәм салам өзелми. Маллар рационында тоз, акбур кебек минераллар, төрле витаминнар да бар. Фермерлар кышкы чорга печән һәм саламны да, фураж ашлыгын да җитәрлек әзерләгән.
– 600 гектар мәйданда җир эшкәртәбез. Әлеге җирләрдә бодай һәм арпа, печән үстерәбез. Шуңа күрә салам, печән һәм фуражга кытлык юк. 100 гектар мәйданда көзге арыш чәчеп калдырдык. Җирләрне эшкәртү, терлек азыгы әзерләү өчен техникабыз җитәрлек – ди хуҗалык җитәкчесе. Хуҗалыкта савучы Владислав Масаев һәм механизатор Андрей Килин көч сала.
– Егетләребез бик уңган, тырышлар. Алар ярдәме белән хуҗалыкта бик күп эшләр башкарыла. Шулай ук тормыш иптәшем Рәдифне дә телгә алмый китү мөмкин түгел. Ул минем “уң кулым”. Аңардан башка әллә ниләр эшли дә, төзи дә алмас идем. Кирәк чакта комбайнчы да, тракторчы да, малчы да, төзүче дә ул, – ди Луиза Рафаэль кызы.