

– Әлеге ашлама бер гектар пар җиренә 80-90 тонна исәбеннән кертелә. Тирес өеме янында алты агрегат эшли. Егетләр көненә 20 рейстан да калмыйлар. Экскаватор прицеплы тракторларга төягән тиресне басуга ташып торуда механизаторлар Ринат Гыймранов, Георгий Баюршин, Илнар Насибуллин, Артем Шакирҗанов, Олег Гайдуллиннар көч сала. Көннәр көйсезләнеп торгач, тирес чокыры янына тракторлар бик зур авырлык белән үтә. Шуңа күрә эшкә тоткарлык булмасын өчен ДТ тракторын да эшкә җиктек. Бу корыч атны йөгәнләүче механизатор Бранислав Валешин тәгәрмәчле тракторларга юл салып, колеяларын тигезләп тора, – ди хуҗалык мөдире Даниф Нигъмәтҗанов.