

Россельхозүзәкнең Борай орлыкчылык инспекциясе филиалында эшнең кызу вакыты. Көзге культураларны чәчү өчен орлык материалын тикшерү бара. Аларны бирегә районның орлыкчылык һәм фермер хуҗалыклары алып килә. Бер өемдә – сәламәт орлыклар, икенчесендә – чүп үләннәренеке, өченчесендә исә – калдыклар. Хуҗалыклардан китерелгән бер килограммлы ашлык капчыклары иң беренче әйдәп баручы агроном Әлфия Хәбибуллинаның эш өстәленә эләгә. Ул чүп үләннәре һәм корткычлар белән зарарлануга, чисталыкка анализлар үткәрә. Алга таба орлыкларның дымлылыгы билгеләнә. Махсус термостатта алар тишелешкә тикшерелә. Бөртеклеләрнең тормышка сәләтлелеге чәчүнең дүртенче көнендә ачыклана.
–Орлык белән эшләгәндә аның репродукциялелегенә нык игътибар итәргә кирәк. Чөнки түбән репродукцияле орлык белән зур уңыш алуга исәп тотып булмый. Андый партияләр ачыкланган очракта һичшиксез алыштыру таләп ителә. Көннәр суытуга чәчүлек орлык сакланучы амбарларның ишекләрен ачып, җылыту хәстәрен күрә башларга кирәк. Орлыкны тиешле кондициягә җиткерү максатыннан аны калибрлап кую сорала. Яхшы сыйфатлы орлык–авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм тотрыклы уңыш алуны тәэмин итүче төп агрономик таләпләрнең берсе. Орлыкларның авырулар белән зарарлануы шытым бирүнең начараюына, үсү энергиясенең түбәнәюенә китерә. Моны булдырмас өчен, орлыклардагы авыруларның килеп чыгу сәбәбен ачыклап, бөртеклеләрне вакытында агу-препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Орлыклар көздән чистартылып, саклануга куелырга тиеш. Язга чистартырга калдырылган орлыкларның сыйфаты төшә,–ди Әлфия Хәбибуллина. Белгечләр тарафыннан, киләсе язда чәчеләчәк орлыкларны көннәр салкынайтканчыга кадәр калибрлап бетерү бурычы куела. Чөнки һава температурасы 10-15 градус салкын булганда орлыкларны кузгатырга ярамый икән.Тикшерелмәгән орлыкларны чәчү игенчеләр өчен гаять хәтәр. Бары тик тикшерелгән орлыклар гына югары уңыш алуга гарантия бирә ала.