

– Район игенчеләре өчен һава шартлары уңай килмәсә дә, үзебезгә җитәрлек күләмдә ашлыгын җыеп алдык, терлекләргә кыш чыгарлык азык хәзерләдек. Киләчәктә дә үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итеп, яхшы һәм мул тормышта яшәргә насыйп булсын,–диде Рушан Кадим улы. Артабан ул бар булмышларын районга багышлаган гражданнарның хезмәтләрен бүләкләү йөзеннән якташыбыз, армия генералы Владимир Лобовка, композитор, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп җырлар, көйләр һәм маршлар авторы Вәсил Хәбисламовка, хезмәт ветераны, Башкорт АССРның атказанган агрономы, Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Рәфит Нәҗметдиновка “Районның мактаулы гражданы” исемен раслаучы күкрәк билгесе һәм грамотасын тапшырды. Район мәгариф бүлегенең туклану буенча әйдәп баручы технологы Лариса Сәлимҗанова Республика Башлыгының Рәхмәт хатына ия булды. Шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты һәм БРның Мәдәният министрлыгының Почет грамотасы белән мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Илгиз Харисов бүләкләнде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –Корылтайның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да берничә хезмәт алдынгыларына бирелде.
Район мәдәният сарае үзешчәннәре оештырган концерт та бәйрәмгә ямь һәм дәрт өстәде.
Бу көнне авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек кирәкле азык-төлек товарлары ярминкәсе дә үтте. Крестьян-фермер хуҗалыклары, эшкуарлар, һ.б үзләрендә җитештерелгән продукцияне алып килгәннәр. “Хәлилов” крестьян-фермер хуҗалыгы итне 350-380 сумнан сатты. “Урожай”, “Колос”, Ленин исемендәге хуҗалыкларда бодайны, арпаны да тиз арада сатып бетерделәр. Балык үрчетүче Шакировлар төрле балык алып чыккан. Ярминкәдә – бәрәңге, ит, бал, печән, салам һәм ашлык, шулай ук агач үсентеләре, җиләк-җимеш, яшелчә, маринадланган продукция, кием-салым, бүкәне белән балан, хәтта шомырт онына кадәр бар иде. Шулай ук “Алмагач” питомнигында үстерелгән үсентеләр дә “ә” дигәнче үз клиентларын тапты. Үсенте сатып алучыларга сатучылар үзләренең киңәшен дә җиткерде. Тәкъдим ителгән товар халык күңеленә хуш килде. Бәяләр дә халыкны кызыктырырлык булды. Сумкаларын продуктлар белән тутырган кешеләрнең ярминкә уздыручыларга җылы сүзләр белән рәхмәт әйтеп кайтып баруы бу көнне гадәти күренеш иде. Әлеге ярминкәдә халыкның авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗы барлыгы күренеп торды.