Авыл хуҗалыгы
12 октябрь 2021, 04:20

Терлекләрне яман чирләрдән саклыйк

Маллар җәйге лагерьдан кайтуга фермаларда мал абзарлары төзекләндерелеп, аларны уңышлы, имин кышлату чаралары күрелә. Шул ук вакытта ветеринария хезмәткәрләренең үз мәшәкатьләре – малларның сәламәтлеге хәстәрләнә. Нинди планлы профилактик хезмәтләр башкарылуы турында белү һәм район халкын хәбәрдар итү өчен район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов белән әңгәмә кордык.

Терлекләрне яман чирләрдән саклыйкТерлекләрне яман чирләрдән саклыйк
Терлекләрне яман чирләрдән саклыйк

– Роберт Кирамат улы, малларда соңгы елларда нинди чирләр киң колач җәйде? Көз көне малларга нинди прививкалар ясалырга тиеш?
– Көзге айларда киләсе язда һәм җәен малларны тире асты кигәвененнән саклау бурычы тора. Аның өчен, әлбәттә, мөгезле эре терлекләргә прививкалар ясарга кирәк булачак. Әлеге мөһим чарадан күмәк хуҗалыклардагы, һәм, шул исәптән, шәхси хуҗалык маллары – берсе дә читтә калырга тиеш түгел. Югыйсә ул куркыныч паразитар, кешеләрнең терлекчелектә җитештерелгән продуктларны ризык итеп файдалануы сәбәпле, сәламәтлеккә зыянлы. Шуның өчен мондый кисәтү чараларыннан читтә калмавың хәерле. Мөгезле эре терлекләрдә тире асты кигәвене, вакытында чарасын күрмәгәндә, гиподерматоз дигән куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин.
–Малларда еш кына котыру чирләре дә очрап тора. Ветеринария хезмәткәрләре моңа юл куймас өчен нинди эшләр башкара?
–Котыру кыргый хайваннарда гына түгел, терлекләрдә дә була торган, үлем куркынычы тудыра торган вируслы авыру. Шуңа күрә әлеге чирне булдырмау–бик мөһим мәсьәлә.
Чирне таратучылар булып, нигездә, төлкеләр, янутлар, тычкансыман кимерүчеләр тора. Вирус үлгән хайваннарда да озак саклана, шуңа күрә аларның үләксәсе янына терлекләрне якын җибәрергә ярамый. Урманнарда кыргый хайваннар очратканда да бик сак булырга кирәк.
Балаларны йортсыз этләр һәм мәчеләр булган җиргә үзләрен генә җибәрмәгез, аларга әлеге хайваннарны сыйпарга, яратырга ярамаганын, эт-песиләрнең чирле булырга мөмкинлеген аңлатыгыз.
Хайваннар тешләгән очракта тиз арада табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки мондый вакытта котыру чире эләгү бик мөмкин.

–Котыру чирен йорт хайваннарында булдырмас өчен хуҗаларга нинди чаралар күрү мотлак? Котырган хайваннар тешләгән очракта иң беренче нинди ысуллар кулланырга кирәк?
–Хайваннар ветеринария станциясендә теркәлгән булырга һәм аларга ел саен котыру чиренә каршы прививка ясалырга тиеш.
Аз гына тешләү булганда, шулай ук хайваннарның селәгәе тигәндә тәннең шул урынын сабын куыгы куерганчы ышкырга, антисептик белән эшкәртергә һәм ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Үз вакытында антирабик прививка ясау– гомерне һәм сәламәтлекне саклап калуда иң нәтиҗәле чара.
–Себер түләмәсе һәм эмкар турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде?
–Хуҗалыкларында эре мөгезле яшь терлекләр асраучылар Себер түләмәсенә һәм эмкарга каршы вакцинация үткәрергә тиеш. Бу чирләрне булдырмас өчен мал-туарны кайдан гына сатып алсаң да, аның ветеринария белешмәсе булу мәҗбүри. Ә ул белешмәдә авыруларның булу-булмавы, нинди прививкалар ясалуы–бар да языла. Алып кайткач та урындагы ветеринария табибына хәбәр итәргә кирәк. Ул бер ай дәвамында мал-туарны күзәтү астында тотарга бурычлы.
Авылда теләсә-кемнән тикшерелмәгән итне һич тә алырга ярамый. Ветеринария белешмәсе булган продукция генә сыйфатлы дип санала.
–Малларда гына түгел кош-кортларда да кош гриппы дигән чир таралау очраклары интернет челтәрләрендә һәм матбугат битләрендә еш басылды. Мондый очраклар безнең район территориясендә теркәлдеме?
–Бу чир безнең якларда булмады. Шулай булса да барыбызга да уяу булырга кирәк. Елга, су буйларында кош яки кыргый хайваннарның үләксәләре очраган вакытта зооветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Безнең ветеринария станциясе хезмәткәрләре районның эпизоотик иминлеге өчен күп кенә әңгәмәләр, профилактик чаралар оештырып торалар. Ә мөгезле эре терлек хуҗаларына терлекләргә ветеринария тикшерүе үткәрүдән берничек тә баш тартырга ярамый. Яшерен-батырын түгел, кайберәүләр хуҗалыкта булган терлекләрнең баш санын киметеп, кайбер сыерларны, үгезләрне һәм яшь терлекләрне яшереп калырга тырыша. Мондый чараларның файдасы юк, сез бары тик үзегезгә зыян китереп, башкаларның сәламәтлеген дә куркыныч астына куясыз. Шуңа күрә шәхси һәм күмәк хуҗалыклар мондый чараларга зур җаваплылык белән карасын иде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас