Авыл хуҗалыгы
12 октябрь 2021, 04:15

Елкычылык үсеш ала

Нәкъ тә шушы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре “эш сезонына” нәтиҗә ясый. Эш сезоны дип әйтү бик дөрес тә түгелдер. Авыл хуҗалыгында тормыш, ялларга, отпускларга туктамый, берөзлексез кайный бит ул. Авыл кешесе әле дә тырыша-тырмаша инде. Хезмәт хакына гына карап утыра торган түгел шул. Мал асрап, сөт сатып, яшелчә үстереп, ничек тә тормышын алып бара ул. Йөрәклеләре үзләренең эшләрен дә башлап җибәрә.

Елкычылык үсеш алаЕлкычылык үсеш ала
Елкычылык үсеш ала

Җир авыл кешесен туендыра да, киендерә дә. Моның шулай икәнлегенә Даутлар авылында яшәүче Шакировлар гаиләсе үз мисалларында инанган. Ания һәм Флорис 2010 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, җир алып, туган авылларында хезмәтләрен салуларын дәвам итәләр.
Шул рәвешле, Шакировлар көнне-төнгә ялгап хезмәт куеп, ул вакытта безнең яклар өчен яңа юнәлеш – атчылыкка аяк басалар. Авыл ахырында атлар өчен шактый зур мәйданда ферма корып куялар, җәй айларында атлар фермерның җәйләү җирләрендә утлап йөрсә, кышны фермада чыга.
–Атлар иркен һәм киң утарда. Аларның кыш көне ап-ак кар фонында елык-елык килеп торган ялларын җилкетеп, уйнаклауларын карап тору үзе бер җанга рәхәтлек, хозурлык бирә,–ди фермер Флорис.
Ирле-хатынлы Шакировлар җирне һәм терлекләрне никадәр яратсаң, шул кадәр уңышка ирешәсең, бәхетле буласың, дигән фикердә. Алар икесе дә, уңган, булдыклы кешеләр. Флорис яшьли колхозда төрле эш башкарса, Ания ханым укытучы булып эшли. “Төрле чаклар булды, колхозлар таралгач, нишләргә белми йөрмәдек, бал кортлары үрчеттек, тиз генә җир рәсмиләштереп, крестьян-фермер хуҗалыгы ачып җибәрдек. Безнең якларда эш тукталып калмады. Елдан-ел аның таләпләре дә артып торды”,–дип сөйләде Ания апа.
Фермерлык хуҗалыклары да – замана таләбе. Хуҗалыкта терлек асрауның кыен яклары никадәр генә күп булмасын, авыл кешесе йортындагы малларын саклап калырга тырыша бит. 2017 елда “Гаилә фермасы” программасында катнашып, грантка ия булган Шакировлар крестьян-фермерлык эшенә елдан-ел ныграк чумалар. Тәүдә техника юнәтеп, соңрак игътибарны атлар үрчетүгә багышлыйлар. Бүгенге көндә 45 баштан артык ат һәм 70 бал корты гаиләсе асрала, 245 гектар җир эшкәртәләр, иген һәм печән үстерәләр. Әлегә 100 гектар мәйданда арыш чәчелгән, 75 гектарда җир туңга сөрелгән.
Мөгезле эре терлеккә караганда, атлар үрчетү республикада алай ук киң таралмаган. Ни өчен атлар, дип сорагач, Флорис абый балачагы турында әйтеп узды. “Кечкенәдән үк атлар белән мәш килдем. Эшли башлагач та ат җиктем. Бу хайваннар күңелемдә аерым урын алып тора”, –дип сөйләде ул. Хәзер авылда атлар юк. Гомумән, хәзер авылларда ат җигү бөтенләй, диярлек, юкка чыкты. Заманасы шундый – кирәге калмады. Шакировлар да атларны ит өчен асрый. “Җигелә торганнары әлегә юк. Күпчелек ит һәм казылык өчен асрыйбыз. Көн дә ат та чалып утырып булмый, ит яхшы, сыйфатлы булсын өчен аның үзенең нечкәлекләре бар. Яшь тә сигез айга җитмәгән атларны чалмыйбыз, чөнки ите сыек була. Атларга вакытында тиешле прививкалар эшләтелеп тора. Бу эшне ветеринар Фәвис Закиров вакытында башкарып килә. Киләчәктә планнар атларны тагын да үрчетү турында”,– ди Флорис ага.
Хуҗалыкларында балалары белән бергә тир түгәләр. Аларның төп ярдәмчеләре – уллары.
– “ДТ-75” тракторында Фәнис Зиятдинов та хуҗалык өчен күп көч сала. Аның ярдәме белән язгы-көзге җир эшкәртү һәм чәчү эшләре башкарыла,–ди фермер. Хуҗабикә дә кул кушырып утырмый – эшче көчләрне ашату, документ эшләрен тәртиптә тоту аның өстендә. Урып-җыю кампаниясе чорында үз комбайннары белән Денис һәм Марсель Нурисламовлар зур ярдәм күрсәткән. Эштән курыкмаучы һәм тәвәккәл Шакировлар куйган максатларына ирешү өчен көчләрен кызганмыйлар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас