–Терлекчелек мәсьәләләрен хәл итү белән без көзге-кышкы сезонга кергәч кенә шөгыльләнә башлыйбыз, дип уйлау дөрес түгел. Хуҗалыкта бу эш ел әйләнәсенә алып барыла. Җәйге чорда терлекчелек биналары актив әзерләнә, сөт җиһазларына, су белән тәэмин итү һәм тирес чыгару системаларына ревизия һәм ремонт ясала. Азык әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Хуҗалыкта барлыгы 73 савым сыеры, 67 баш герефорд токымлы маллар, 56 баш бозау, 155 баш башмак бар. Быелгы кышлатуга маллар өчен җитәрлек сусыл һәм тупас азык әзерләнде: печән – 2500 рулон, салам – 400 рулон, сенаж – 1500 тонна, фураж да җитәрлек,–ди Ваныш авылындагы “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раил Рафаэль улы.
Савым сыерлары асралучы абзар терлекләр җәйләүдән кайтуга әзер. Ике төп һәм ике алмашчы савучы 73 сыерны сава. Бүген уртача тәүлеклек савым югары түгел, чөнки сыерларның күп өлеше ташлаткан. Бәйдәге малларны терлекче Ринат Усманов карый. Җәйләүдә Марат Сәгыйтов, Шаһинур Шәфигуллин, Флорид Камалов һәм Рәфит Мусин эшли. Алар савым сыерларын кичке савымга кадәр болында көтә. Башмаклар да көнозыны иректә көтелә. Таналар бозаулый башлагач, акрынлап савым сыерлары янына кушыла бара. Яшь үрчемнәрне таза итеп үстерү өчен зур игътибар таләп ителә. Бу эшне Зинфина Камалова озак еллар уңышлы башкара. Бозауларны бәби караган сыман тәрбияли ул. Шунлыктан терлекләр көр һәм таза булып көтүлекләргә кушылалар. Савучылар Светлана Хаҗиева, Ләйсән Ногманова, Диларә Әхмәтҗанова һәм Риа Гәрәева да мул һәм сыйфатлы продукция алуда күп көч салалар. Терлекче-механизаторлар Радик һәм Данис Бәлагытдиновлар, Иван Паскарь турында да бары тик мактау сүзләре генә яңгырады. “Арсланов” хуҗалыгында эшчеләр өчен бар уңайлыклар да булдырылган. Шуңа күрә терлекчеләр дә бер эштән дә баш тартмый, зур теләк белән эшкә киләләр.