Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 сентябрь 2021, 09:25

Тырышлар ниятенә ирешер

Йомакай авылындагы дистә еллар дәвамында уңышлы эшләп килгән Габдуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгында 40тан артык савым сыеры асрала, ике көнгә мең литрдан артык сөт савып алынып, Калтасы сөт заводына җибәрелеп бара.

Тырышлар ниятенә ирешер
Тырышлар ниятенә ирешер

– Фермерлык эшен тарту тәүдә бик авыр булды. Чәчәргә, үскән уңышны җыеп алырга, малчылыкны да бетермәскә тырышырга кирәк. Ни эшләргә белми бәргәләнгән көннәрем күп булды, шулай булса да улларым зур ярдәм иттеләр. Хуҗалыкта көн-төн эшләгән абыйларым Илдус Хәмидуллин (рәсемдә), Рәис Габдуллинар авыр вакытымда ярдәмчем, киңәшчем булдылар. Әле дә амбардан, басудан кайтып керми эшлиләр. Алар тырышлыгы белән урып-җыю эшләрен төгәлләдек, көзге чәчү, туңга сөрү эшләрен башкарып ятабыз. Механизатор Олег Мөхәмәтҗанов мал азыгы хәзерләүдә күп көч салды. Әлеге вакытта арыш чәчү белән мәшгуль. Савучылар Алия Хәмидуллина белән Владимир Тимеряевлар фермада бөтен эшне башкарып киләләр. Аларның хезмәте белән малчылык тармагы акрынга үсеш ала. Авыл кешесе мал-туар асрауны нинди авыр заманнарда да ташламаган. Хәзер исә мөмкинлекләр бик зур. Бары тик теләк һәм аны гамәлгә ашыру өчен тырышлык кына кирәк, – дип сөйләде фермер Илүсә Габдуллина.
Улы Булат, шушы хуҗалыкны зурайту максатыннан, “Агростартап” программасында катнашырга теләк белдергән. Яшь фермер бу программада җиңеп чыгып, грантка ия булган. Бу ярдәмгә ул шушы көннәрдә яңа Беларусь-82 тракторын алып кайткан һәм грантның калган өлешенә токымлы маллар алып, терлек санын арттырырга ниятли. Бүгенге көндә “Габдуллина” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләр ырамлы бара. 500 гектардан артык җир эшкәртелә, ферма янында мал азыгы да җитәрлек кайтарылып, өелеп куелган, амбар келәтләре ашлыкка тулы. Кышкы чорга әзерлек финиш сызыгында тора. Маллар кайтуга абзарларга ремонт эшләре башкарылган.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: